муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2019 Яңа ел бәйрәмнәре һәр төркемдә үзенчәлекле, кызыклы сюрприз мизгелләр белән үтте. Урман җәнлекләре Кар кызына Убырлы алып киткән капчыкны эзләшергә ярдәмләштеләр. Кыш бабай, Кар кызы балаларның Яңа елга ныклап әзерләнүләрен, күп җыр, шигырь, биюләр өйрәнгәннәрен билгеләп, матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.

-
Яңа елга әзерлек буенча - икенче урын! 25.12.2019

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма-учреждениеләр биләмәләрен бизәү, матурлау буенча район күләм бәйге игълан ителә. Елдагыча безнең балалар бакчасы бу бәйгегә ныклап әзерләнә. Төрле әкият геройларына кар сыннары ясала, төрле төсәге утлар куела. 2020 нче елда ТАССРның оешуына 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуы бизәлештә чагылды. Район күләм үткәрелгән бәйгедә безнең коллектив икенче урынны яулады.
-
Яңа елга әзерлек 24.12.2019 Елдагыча бакчабыз Яңа елга биләмәне бизәү, матурлау буенча район күләм конкурсында катнашып килә. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата, ТАССР ның төзелүенә 100 ел тулуына багышлап кар сыннары, киләсе елның, үтеп баручы елның символлары әкият геройлары үз урыннарын алды. Төрле төстәге утлар белән бизәүгә зур игътибар бирелде. Биләмәбез серле әкият иленә ошап калды.

-
Авазларны өйрәнәбез 12.12.2019 Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә зурлар төркеме балалары В, Вь авазлары белән таныштылар. Балалар авазның тартык аваз булуын, калын һәм нечкә әйтелешле булуын истә калдырдылар. Кунакка килгән Вәли белән Василийны виноград, варенье, вафли белән сыйладылар.

-
Үстерешле уеннар 11.12.2019

Атна дәвамында бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә алган белемнәрен балалар уеннар аша ныгыталар. Уртанчылар төркеме балалары "Кемгә нәрсә кирәк?", "Кайсы һөнәр иясе?" уеннарын кызыксынып уйныйлар. Уен барышында һөнәр ияләре турында, аларның кайда эшләүләре, нинди эш башкарулары турында кыскача сөйлиләр.
-
"Һөнәрләр илендә" 09.12.2019 "Һөнәрләр илендә. Әти-әниемнең һөнәре" атналыгы барышында балалар белән һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрелде, атналык темага хикәяләр укылды, шигырьләр өйрәнелде, һөнәр ияләренә багышлап рәсем күргәзмәсе оештырылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Шифаханә", "Автопарк", "Кафе" га сәяхәт оештырылды. Балалар пешекче, табиб, машина төзәтүче, машина йөртүче һөнәрләре белән таныштылар. Үзләрен пешекче, табиб, машина йөртүче итеп, рольләргә кереп уйнадылар.

-
"Матурлык иле - Шатлык" 05.12.2019 4 декабрь көнне МБМУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы тарафыннан оештырылган “Матурлык иле – “Шатлык” исемле концерт – тамаша булып узды. Концертта икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр һәм “Шатлык” балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Концерт күтәренке рухта үтте, тамашачылар алкышлары белән югары бәя бирделәр. Аерым рәхмәт сүзләрен Саба мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы җиткерде.

-
""Оста куллы, Әниләр!" - күргәзмә 29.11.2019 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда әниләрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Күңел җылысын биреп, зәвык белән эшләнгән һәр эш күргәзмәдә үз урынын алды. Әниләребезнең уңган, тырыш, алтын куллы булулары эшләрендә чагыла. Бакча тормышында, балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә актив катнашып килгән әти-әниләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Әкиятләр илендә 28.11.2019 Кече яшьтәге балалар әкиятне тыңларга, сәхнәләштерергә яраталар. Әкият аша уңай, тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр, һәрвакыт уңай геройларга охшарга тыршалар. Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары әкиятләрне сәхнәләштереп, үзләрен чын әкият геройлары кебек хис итеп, рольләргә кереп уйнадылар.

-
Кәгаздән күләмле конструкцияләү 22.11.2019 Балаларның фикерләү сәләтен, күзаллауларын үстерүдә консрукцияләү эшчәнлеге зур урын алып тора. Кәгазьне бөкләп эшләү дәверендә, вак конструкторлар җыйганда вак кул чукларының эшчәнлеге активлаша. Баш миенең уйлау, сөйләм теле эшчәнлегенә җаваплы күзәнәкләре активлаша, балаларның аңлау, күзаллау, анализлау сыйфатлары арта. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кәгазьне бөкләп күләмле җиһазлар ясарга, алар белән уйнарга яраталар. Бүген нәни курчакларны сөендереп өстәл, урындык ясадылар.













