муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Saba Balahoner" проекты кысаларында САБАГРО оешмасында 11.10.2019

"Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары САБАГРО оешмасында булып машина төзәтүче һөнәре белән таныштылар. Аның бик игътибарлы, белемле, оста куллы булырга тиешлегенә төшенделәр. Осталар машина юлда яхшы йөрсен өчен төзек булырга тиешлеген аңлаттылар.
-
"Көз күчтәнәчләре" 11.10.2019

"Көз күчтәнәчләре" атналыгының йомгаклау чарасы итеп бакчабызда "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Балалар көз кызы Сөмбеләгә һөнәрләрен күрсәттеләр, көзгә багышлап җыр, шигырьләр, биюләр башкардылар. Сөмбелә балаларның зирәк, уңган, булуларын билгеләп үтте һәм бүләк итеп алтын-сары яфраклар, мул уңыш белән тырыш халыкны сөендерүен анлатты.
-
Авазлар илендә 10.10.2019 Балаларны кече яшьтән авазларны дөрес ишетеп, дөрес итеп әйтергә күнектерү безнең бурычыбыз. Туган телне өйрәнү, сөйләм телен үстерү эшчәнлекләре барышында балалар авазлар белән танышылар. Авазларның тартык, сузык булуын, калын, нечкә әйтелешле булуына төшенәләр. Авазаларны сүзнең башында, уртасында, ахырында булуын билгеләп сүзләр төзиләр. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары авазларны Р.К.Шаехованың "Авазларны уйнатып" эш дәфтәре ярдәмендә өйрәнәләр.

-
Табигатьтә көз. 08.10.2019 Ел фасыллары алып килгән үзгрешләрне күзәтү балаларның әйләнә-тирә турында булган белемнәрен баета, күзәтүчәнлекләрен үстерә. Уртанчылар төркеме балалары бакчабыз биләмәсендә үсүче миләш агачын күзәтеп яфракларының формасына, төсенә игътибар иттеләр. Миләшнең әчкелтем,шул ук вакытта бик файдалы булуын билгеләп үттеләр.

-
Көз безнең рәсемнәрдә 08.10.2019 Саф һавада күзәткән, алган белемнәре балаларның рәсемләү, кисеп ябыштыру, әвәләү эшчәнлекләрендә чагылыш таба. Көз алып килгән үзгәрешләр балаларның кул эшләрендә, рәсемләүдә күрергә була. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бармак очларын буяуга манып алтынсу төскә кергән агач ясадылар.

-
Яшелчә үстерүдә беренче урын 04.10.2019

Яз көне утырткан яшелчәләребез көзен мул уңыш бирде. Балаларны тукландыруда, витаминлы ризыклар әзерләүдә бакчабызның яшелчә бакчасында үстерелгән кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге кулланыла. Быел яшелчәләрнең уңышы бай,күп булды. Район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән бәйгедә безнең балалар бакчасы "Иң уңдырышлы бакча" исеменә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
-
Физик тәрбия 03.10.2019 Физкультура шөгыльләренең төп максаты балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт кунекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту, көч сәләтләрен, хәрәкәт активлыгын үстерү,балаларда сәламәт яшәү культурасы формалаштыру. Икенче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә.

-
Сюжетлы-рольле уеннар 03.10.2019

Сюжетлы-рольле уеннар балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Сюжетлы-рольле уеннар аша бала доньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, шулай уен зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
-
"Saba Balahoner" проекты кысаларында МПП да 03.10.2019 "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген МПП ЖКХ да булдылар. Балалар әйләнә-тирәне чиста тотарга, чүпләрне аерып җыярга кирәклегенә төшенделәр.

-
Ветлечебницада 03.10.2019 "Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветеринар хезмәте белән таныштылар. Бар төр җәнлекләргә дә игътибарлы булырга, авырсалар аларны дәваларга кирәклегенә төшенделәр.













