муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Әниемә бүләк 22.11.2019 Икенче кечкнәләр төркеме балалары якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан бүләк әзерләделәр. Төрле төстәге пластилиннан кечкенә түгәрәкләр әвәләп мәрҗән ясадылар.

-
Уйный-уйный үсәбез 18.11.2019 Уен балаларның төп эшчәнлеге. Уен аша балалар алган белемнәрен, чынбарлыкны чагылдыралар, үзара аралашып уйнарга өйрәнәләр. Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген сөйләм телен үстерү эшчәнлеге барышында курчакларны өстәл артында утыру кагыйдәләре белән таныштырдылар, аларны чәй белән сыйладылар.

-
Кул чуклары эшчәнлеген үстерәбез 18.11.2019 Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү өчен вак кул чукларының эшчәнлеген активлаштыру мөһим. Балалар белән төрле пирамида, мозаика җыю, уйнау төсләрне, күләмне танып белүдә актиавлаштыра. Күзәтүчәнлекләрен, игътибарлылыкларын, бармакларның эшчәнлеген үстерә.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 15.11.2019 Икенче кечкнәләр төркеме балалары бүген светофор белән таныштылар. Аның өч төсе ниләр аңлатканың, ни өчен юлларда куелганын төшенделәр. Алган белемнәрен кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә чагылдырдылар, "Светофор" уены аша ныгыттылар.

-
Транспорт төрләре 15.11.2019 "Юллар имин булсын" атналыгы барышында зурлар төркеме балалары транспорт төрләре белән танышуны дәвам итү, кисеп-ябыштыру күнекмәләрен ныгыту максатыннан йөк машинасын ябыштырдылар. Машинаның нинди өлешләрдән торганын искә төшереп, чиста-пөхтә эшләргә тырыштылар.

-
Яшь инженерлар 14.11.2019

Мәктәпкә әзерлек төркме балалары бүген яшь инженерлар булдылар. Бушаган шырпы капларын төсле кагәзьләр белән тышлап машиналар ясадылар. Аларны йөртү өчен махсус юллар төзеп уйнадылар.
-
"Юллар имин булсын!" 14.11.2019 "Юллар имин булсын!" атналыгы барышында уртанчылар төркме балалары белән "Синең куркынычсызлык - синең кулларда" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Балалар җәяүле, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре белән таныштылар. Җәяүлеләр юлы булмаган очракта ничек хәрәкәтләнергә, юлның кайсы ягыннан барырга кирәклеге төшендерелде.

-
Юлда булсаң, юл кагыйдәсен нык бел! 13.11.2019

Бүген зурлар төркеме балалары белән "Юлда булсаң, юл кагыйдәсен нык бел!" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үтте. Тәрбияче Сабирова Р.Р. квест-уен аша балаларны юл йөрү кагыйдәсенә төшендерде. Балаларны юл йөргәндә игътибарлы булырга, машина юлында түгел махсус майданчыкларда уйнарга кирәклеген искәртте. Юл билгеләре төрләрен өйрәтеп аларны таный, аера белергә күнектерде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен - исеңтә тот! 13.11.2019 Бүгенге очрашуга ЮХИДИ ның өлкән инспекторы Насибуллин И.Д., Ягъфарова Г.Н. да килде. Илнур Дамирович юл аркылы дөрес чыгу тәртибен, машинада йөргәндә махсус креслода утырып йөрергә, киемнәргә ут кайтаргыч элементларын тагарга кирәклеген искәртте. Гүзәл Назифовна балаларның тырыш булуларын, барлык биремнәрне дөрес үтәп чыгуларын билгеләп үтте, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

-
Әкиятләр илендә 08.11.2019 Әкият балаларны сихри дөньяга алып керә. Әкиятне тыңлап балалар яхшыны яманнан аерырга өйрәнәләр, дуслык, бердәмлек төшенчәләре белән танышалар. "Казлар аккошлар" исемендәге рус халык әкияте аша балаларда туганлык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләнә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында "Казлар аккошлар" әкиятен искә төшереп кәгазьдән аккошларны кисеп ябыштырдылар.













