муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Күңелле стартлар!" ярышында без икенче 29.05.2019 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннн Лесхоз "Нарат" боз сараенда мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары арасында тимер аякта район күләм "Күңелле стартлар" ярышлары үткәрелде. Безнең балаларыбыз җиңүгә ирешеп икенче урынны яулап кайттылар.

-
Әйләнә-тирә яшел бишек 22.05.2019 Бакчабыз биләмәсендә үскән агач, куакларны, үсемлекләрне ел фасылына карап үзгәрешләрен даими балалар белән берлектә күзәтеп барабыз. Яфрак ярып чәчәк аткан ямьле вакыт ул бер генә май ае гына

-
Әкият илендә 15.05.2019

Әкият - баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы. Әкият каһарманнары белән бергә, бала җиде кат җир астында, ерак җирләрдә «сәяхәт итә», төрле илләргә «барып кайта», аларның табигате белән таныша, халык тормышы, аларның уй-хыяллары турында белә. Әкият аның аңын һәм фантазиясен үстерә, тасвирлы теле белән балаларның сөйләм телен баета.Әкиятләрдәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә. Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларын күзаллый һәм намуслы-лыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла. Беренче кечкенәләр төркемендә балалар тәрбияче Ахметсафина Л.Х. әкиятләрне эзлекле итеп сөйләргә өйрәнәләр.
-
Китапханәдә экскурсиядә 15.05.2019

Бүген Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәгә зурлар төркеме экскурсия оештырды. Балалар китапханәсе, китапханәче хезмәте, балалар китап-журналлары белән таныштылар. Балаларны китапларның барлыкка килү тарихы, алар белән эшләү тәртибе белән таныштырдылар, китаплар белән сак эш итәргә кирәклеген искәрттеләр.
-
9 май - Бөек җиңү көне 09.05.2019

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
-
Җинү алып килгән яз! 08.05.2019

Балаларны илебезнең иминлеген саклап, Ватан алдында бурычларын үтәүче солдатларыбыз, гаскәрләр белән таныштыруны дәвам итү. Бөек Ватан сугышында ятып калган каһарманнарны искә алу, аларның батырлыклары турында күзаллауларын киңәйтү, сугышчыларга, солдатларга карата хөрмәт хисе, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан 6-10 май көннәрендә “Җиңү алып килгән яз” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "9 май - Бөек җиңү көне" бәйрәме уздырылды.
-
Бакчабызда өмә! 07.05.2019 Бакчабызның әйләнә - тирәсен матурлау, ямьләндерү буенча эш даими алып барыла. Коллектив хезмәткәрләре белән бергә әтиләребез дә тырышып эшләделәр, бакчабыз биләмәсен чистартуга үз көчләрен керттеләр.

-
Чиста яр - акциясе 06.05.2019

Әйләнә тирә мөхитне чистарту, ямьләндерү эше яз җитү белән башлана. Сабинка елгасы ярларын чистартуда безнең коллектив елдагыча актив катнаша һәм бүленгән учсатокны даими тәртипләп тора.
-
Туган як табигатен саклыйк акциясе 26.04.2019 Бүген иртән бөек шагыйребез Г.Тукай туган көнендә аның танылган әсәрләре геройлары Шүрәле, Песи, Кәҗә бакчага килүче һәркемне каршы алдылар һәм туган як табигатенә зыян салмыйча аны сакларга, бар тереклек ияләрен якларга өндәп эмблемалар тараттылар.

-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2019

Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү күркәм чараларның берсе. Бәйрәм көнендә яратып укыла торган әсәрләре: шигырь, әкиятләре сәхнәләштерелә,яттан сөйләнелә, җырлар башкарыла.












