муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Ут белән сак бул" 15.02.2019

Балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, ут һәм көнкүреш әйберләре белән сак, дөрес эш итәргә өйрәнүне дәвам итү, алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, игътибарлылык, җитез, кыю, батыр, көчле булу сыйфатлары тәрбияләү максатынан оештырылган "Ут белән сак бул" чаралар барышында балалар белән әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекләре, уеннар; уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тиз арада киенеп хәвефсез урынга чыгу буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Муса Җәлил - бөек шагыйрь 14.02.2019

Шагыйрь җыры – ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил-халкымның батыр улы –
Җәлил үзе – үлмәс җыр!
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләренә кызыксыну уяту, аның шигырьләренең бөеклегенә төшендерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авырлыкларга бирешмичә җиңеп чыгарга күнектерү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү максатыннан "Муса Җәлил - бөек шагыйрь" атналыгы үткәрелде. А.Каримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән берлектә йомгалау чарасы үткәрелде. Балалар М.Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, презентация карадылар.
-
Әтәч ясадык 13.02.2019

Муса Җәлилнең шигырьләренә карата кызыксыну уяту максатыннан зурлар төркеме балалары әтәч рәсеме ясадылар. Әлеге шөгыль барышында әтәчнең йорт кошы икәнлеге әйтеп кителде. Балаларның фикерләре тыңланылды. Әтәч рәсемен ясау алымнары белән таныштылар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
"Чаңгы - 2019" 09.02.2019 Россия күләмендә үткәрелүче "Чаңгы - 2019" ярышында безнең балалар һәм өлкәннәр теләп катнашты.Кашапова Людмила Валентиновна икенче урынны яуллады

-
"Минем яраткан әкиятем" 08.02.2019

Бу атнада бакчабызда "Заманча әкиятләр" атналыгы булып үтте. Балаларга әкият, мультфильмнарны таный белергә,аларның эчтәлеге буенча үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтелде.Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.Төрле образларга кереп,әкият геройлары булып уйнадылар.
Ә без уртанчылар төркеме балалары белән "Минем яраткан әкиятем" исемле рәсем ясау конкурсы оештырдык.Балалар әти-әниләр ярдәме белән,үзләре яратып тыңлый торган әкият геройларын рәсемдә ясап килделәр.Ә бәйгебез ахрында ,балаларны грамота белән бүләкләдек. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
Тәрбиячеләр өчен район күләм семинар 07.02.2019 Бүген МБМБУ Саба №1 «Шатлык” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Федераль дәүләт белем бирү шартларында балаларны мәктәпкә әзерләү” темасына район күләм семнар үткәрелде. Семинарны мөдир Зарипова Р.Г. ачып җибәрде бакчабызның эшчәнлеге белән таныштырды. Семинар барышына Хуснулина Г.Г. икенче кечкенәләр төркеме балалары белән “Геометрик фигуралар илендә” темасына математик күзаллау, уртанчылар төркемендә Галиакбарова А.Ф. “Куянга кунакка” рус теле эшчнлеге, зурлар төркемендә Гилемханова Ә.Ә. “Белем иленә сәяхәт” темасына танып белү эшчәнлекләре, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Аухадиева Н.А., Аубакирова Г.А. “Күбәләк ничек оча башлый?” инглиз телендә театр күрсәттеләр. Саматова Л.И. “Тантамареска һәм бармак юлларын кулланып”, логопед Халимова М.Р. “Авазланры дөрес әйтергә күнектерүдә сенсор-интегратив гимнастиканың әһәмияте”, Фатихова Г.Х. “Оригами элементлары кулланып мандал ясау” темаларына масстер-класс үткәрделәр. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. “Балаларның мәктәпкә әзерлеге” темасына чыгыш ясады. Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты Салихова А.Р. үзенең фикерләрен әйтеп семинарны йомгаклады.

-
Тәҗрибә уртаклашу 07.02.2019 Саба 1 нче "Шатлык" мәктәпкәчә гомумбелем бирү учреждениесе базасында район балалар бакчасы тәрбиячеләре семинары булды. Семинарда катнашучылар заманча технологияләр кертеп, мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген яңартуга кагылган мәсьәләләрне чиштеләр. Семинарда катнашучылар өчен "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячеләре Саматова Л.И., Фатихова Г.Х., логопед Халимова М.Р, мастер-класслар үткәрде, аннан шактый гына файдалы мәгълүмат алдылар. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. "ФДББС шартларында балаларны мәктәпкә әзерләү" темасына чыгыш ясады, кайбер тәрбиячеләр бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

-
"Урамда рәхәт" 06.02.2019

Урамда рәхәт.
Урамда кышкы салкынлык
Ә без куркып тормадык,
Көрәкләребезне алып,
Кар көрәргә уйладык.
Участокка керү юлын
Кардан тәмам чистарттык,
Ә аннан соң,эш беткәч
Рәхәтләнеп уйнадык.
(Тәрбияче-Сабирова Р.Р. Уртанчылар төркеме балалары).
-
"Ак калач" 04.02.2019

Ак калач
Фирүзәнең туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай биек ул,
Менә шулай тәбәнәк...
Без бүген ,уртанчылар төркеме балалары белән,төркемебезгә йөрүче кызыбыз,Фирүзәне туган көне белән котладык.Балалар Фирүзәне "Ак калач" җырын җырлап тәбрикләделәр,матур теләкләр теләделәр. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.).
-
Керпеләргә энәләр 01.02.2019

Бүген иң кечкенәләр төркеме балалары, төсләрне өйрәнү максатыннан, "Керпеләргә энәләр" дигән дидактик уен уйнадылар. Балаларга уен бик ошады.
Тәрбияче: Саматова Л.И.












