муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Бассейнга экскурсия 29.01.2019

Кече яшьтән балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә күнектерү максатыннан бүген уртанчылар төркеме балаларын тәрбияче апалары Саба йөзү бассейнына экскурсиягә алып бардылар. Балалар, өлкәннәр йөзү урыннарын күзәткәннәр, тренажер залында булганнар. Тренажерда нинди күнегүләр эшләп булуын, ничек эшәргә кирәклеген, йөзүнең организмга бик файдары булуын,кече яшьтән йөзәргә өйрәнергә кирәклеген аңлатканнар. Экскурсия балалар өчен эчтәлекле, файдалы булды.
-
"Йомры икмәк" 24.01.2019 Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Венера Аглиулловна белән берлектә "Йомры икмәк" әкиятен искә төшереп, аның кемнәрдән качуын сөйләделәр һәм рәсем эшчәнлегендә йомры икмәкне ясадылар.

-
Нәни артистлар 24.01.2019 Уратчылар төркеме балалары бүген "Ял итү урыннары" атналыгы барышында театр бинасы, театрда эшләүчеләр хезмәткәрләр белән танышыручы презентация карадылар һәм үзләре дә нәни артисларга әйләнеп рус халык әкиятен "Шалкан"ны сәхнәлештерделәр. Образга кереп рольләрне башкаруы аларга шатлык өстәде. Әкият аша балалар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшләгәндә генә нәҗитәгә ирешеп булуына төшенделәр.

-
Саф һавада күңелле 23.01.2019

Саф һавада булу балалар организмын чыныктыра, ныгыта. Саф һавага чыгу ул ирекле уеннар гына уйнату түгел әле. Балаларны кышкы табигатьнен матурлыгын күрә һәм әйтә белергә күнектерү, хәрәкәт активлыгын үстерү буенча хәрәкәтле уеннар оештыру. Гөлназ Сулеймановна балалар белән бүгенге һава торышын күзәтеп - көннең аяз, салкын икәнен, җилле булуын билгеләп үттеләр. "Куяннар һәм аучы" хәрәкәтле уенын уйнадылар. Балалар һәр төр эшчәнлектә теләп катнашатылар.
-
Шомбай маҗаралары 22.01.2019

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәдәният йортына экскурсиягә бардылар. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары балаларга татар халкының бөек язучысы Г. Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән "Шомбай маҗаралары" спектаклен күрсәттеләр. Спектакль җанлы барды. Балалар "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен искә төшереп Шомбайның сорауларына җавап, кирәк вакытта ана киңәшләрен бирделәр. Спектакль балалар өчен кызыклы, матур, эчтәлекле эшләнгән. Әкият үзара дус-тату булырга, һәрдаим ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген искәртте.
-
Чираттагы педкиңәшмә 17.01.2019 Бүген чираттагы педкиңәшмәдә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә заманча технологияләрне куллану буенча фикер алыштылар. Галиакбарова А.Ф. "Квест-уен заманча технология", Аубакирова Г.А. "Квест уенны үткәрү алымнары, төрләре" темаларына чыгыш ясадылар. Уртанчылар төркемендә "Куянкайның серле сандыгы" темасына белем бирү эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Киңәшмә эчтәлекле, эшлекле булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлекләре уен. Уен аша балаларны әйләнә тирәне танып-белергә күнектерү, эшчәнлекләрне кызыклы, мавыктыргыч, белем бирерлек итеп оештыру безнең төп бурычыбыз икәнен искәртеп үтте өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф.

-
Түбәтәем укалы 15.01.2019

Мөселманга фарыз баш киеме-
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар чиккән милли түбәтәй.
"Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Сабирова Р.Р. белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә татар халкының милли орнаментларын кулланып түбәтәй бизәделәр.
-
Чаңгы базасында 14.01.2019

Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аубакирова Г.А., тәрбиячеләр Гилемханова Ә.Ә., Фатихова Г.Х. җитәкчелегендә чаңгы базасына экскурсиягә бардылар. Тренер Гарипов М.З. сәламәтлекне саклау өчен даими спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты. Чаңгыда йөрү, тимер аякта шуу, саф һавада булуның организмны чыныктыруга йогынтысы зур булуын искәртте. Чаңгыны ничек сайларга, ничек сакларга,яхшы шуар өчен ничек әзерләргә кирәклеген, шуу алымнарын аңлатты. Район чаңгычыларының республика,Россия күләм оештырылган ярышларда катнашып алган кубоклары белән таныштырып үтте. Үсә төшкәч чаңгы спорты белән шөгыльләнергә теләге булган һәркемне көтеп калуын җиткерде.
-
Чыршы белән хушлашу 11.01.2019 Бүген чыршы бәйрәмнәренең күңелле мизгелләрен искә төшереп чыршы, Кыш бабай, Кар кызы белән хушлаштык. Күңелле уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган йомгаклау чарасы балаларга шатлык, бәхетле мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итте.

-
Бакчабызда - өмә! 04.01.2019

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Бүген МБМБУ Саба 1 "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кар көрәү, биләмә тирәсен чистару буенча өмә үткәрде.












