муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Юбилеең белән!!! 06.03.2019

Бүген озак еллар бакчабызда эшләүче Нурисламова М.Ф. күркәм бәйрәме, юбилее.
Миләүшә Фәритовна!!!!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Юбилярны Саба районы мәгариф бүлеге методисты Алинә Рөстәмовна, мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна котлап Грамота, исәлекле бүләк тапшырдылар. Коллектив исеменнән Рушания Гилемхановна, профком рәисе Алсинә Фаиловна матур теләкләрен җиткерделәр. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре туган көн белән котладылар. Котлаулар шигьри юллар, җырлар белән үрелеп барды.
-
Спорт - сәламәтлек нигезе 01.03.2019

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Гаилә бәйрәме" "Спорт - сәламәтлек нигезе" девизы астында үтте. Саф һавада үткәрелгән бу чара уеннар, ярышлар белән алып барылды. Балалар бер колоннага тезелеп турыга, диогональ буенча йөрү, парлашып, өчәрләп тезелү күнекмәләрен, хөнәрләрен күрсәтеп чыгыш ясады, әти- әниләр белән берлектә уеннарда, ярышларда катнаштылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрне әти-әниләргә тапшырдылар.
-
Бүген бездә бәйрәм! 28.02.2019

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәрдәй өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк.
Уратнчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" барышында балалар әти-әниләрен матур бию, яна җырлар, шигырьләр аша бәйрәм белән котладылар.
-
Бала тормышында - уен 28.02.2019

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төрле конструкторлар белән яратып уйныйлар. Полидрон Күпер уенының схемалары нигезендә күп төрле корылмалар төзиләр һәм уеннарында киң кулланалар.
-
"Занятия по ФЭМП" 27.02.2019

Дети очень любят играть с геометрическими фигурами.Изучая геометрические фигуры, ребенок расширяет свой кругозор, тренирует мозг, увеличивает словарный запас.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2019

Бүген коллективта эшләүче ир-егетләребезгә якынлашып килүче 23-февраль Ватанны саклаучылар көне белән профсоюз исеменнән тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырылды.
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2019" район күләм бәйгесендә икенче урын 21.02.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Н.А., рус теле тәрбиячесе Галиакбарова А.Ф. җитәкчелегендә иҗат үзәгендә район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык - 2019" бәйгесендә катнаштылар. Бию номинациясендә бик матур чыгыш ясап икенче урынны яуладылар. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Җыр номинациясендә өченче урын 21.02.2019 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җыр номинациясендә катнашып өченче урынны яуладылар.

-
"Гаилә бәйрәме" 21.02.2019 Беренче кечкенәләр төркемендә 23-февраль Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм уеннар, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар әти-әниләрне сөендереп, аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, хөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында әти-әниләргә истәлекле открыткалар тапшырдылар.

-
Әфган җилләре 15.02.2019

Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
В.Һадиуллин “Әфганстан”
Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; балаларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын төшендерү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең роле зур булуын аңлату максатыннан зурлар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әфганчылар мемориалына экскурсия оештырдылар. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан оештырган чарада катнашып һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.












