муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Галәм киңлекләрендә" 12.04.2019

Космонавтика көне үңаеннан бакчабызда "Галәм киңлекләре" темасына бәйрәм үткәрелде. Балалар зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Булачак космонавтларның түзем, тырыш, белемле булырга тиешлеген төшенделәр.
-
10 апреля - День братьев и сестер 10.04.2019

Если есть сестра иль брат,
Несказанно ты богат,
Значит, есть плечо родное,
Что поддержит в счастье, в горе.
Есть, кому секрет доверить,
Чьи всегда открыты двери,
Береги, цени с пелёнок
Своих братьев и сестрёнок!
Впервые День братьев и сестёр был отмечен в 1998 году. В этот день мы провели "Праздник братика и сестрички". Цель мероприятия: воспитывать желание заботиться о своих младших братьях и сёстрах, соблюдать семейные традиции, относиться с уважением к старшим.
-
Кошлар кайта җылы яклардан 10.04.2019 Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы балалары белән һәр елны яз җитүгә шул кошларның килүен күзәтәбез. Иң беренче булып кара каргалар килә. Аларны күргәч, күңелле була. Алар артыннан сыерчыклар килә. Без аларны ел саен оялар ясап каршы алабыз. Көннәр җылынып беткәч, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар килә. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. Менә быел да кошларны каршы алып, алар турында "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз!" дигән темага бәйрәм үткәрдек һәм әтиләр тарафыннан ясалган сыерчык ояларын Сабабызның Җиңүгә 55 ел урамындагы каен агачларына урнаштырдык. Бу эштә ярдәм иткән урманчыларга һәм Саба шәһәр җирлеге Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Хасанов Р.М.ка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Бакчабызда - өмә! 06.04.2019 Чисталык ике айлыгын игълан итү белән безнең коллектив хезмәткәрләре бакча биләмәсен кардан чистарту максатыннан өмә оештырды. Һәркем тирә-юньне ямьләндерү, матурлауга үз көчен кертте.

-
Кошлар - безнең канатлы дуслар! 05.04.2019

Балаларның кошлар турында белемнәрен баету; тышкы билгеләренә карап сыерчык, карга һ.б. кошларны танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү, кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен; тасвирлый белү сәләтен үстерү; балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан 1-5 апрель көннәрендә “Кошлар кайта җылы яклардан” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп "Кошлар - безнең канатлы дуслар!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Галиахметов Әскәр, Әмирнең әтисе Рәдис килде. Ул сыерчык оясын ясау ысулы белән таныштырды. Бу очрашу аеруча кызыклы, балаларның исендә калырлык булды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 04.04.2019

Бүген бакчабызда чираттагы гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта Саба районы социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты. Алар ташламалардан электрон файдаланырга мөмкин булуын аңлаттылар. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. "Тәрбяле бала- җанга шатлык, йөзгә аклык китерер" темасына чыгыш ясады. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар төркеме балалары бер кат кулланышта булган әйберләр (гәҗит, полиэтиленнан һ.б.) ясалган киемнәргә мода күрсәттеләр. Җыелыш балаларның чыгышлары, җыр, бию белән үрелеп барды.
-
Фестиваль иностранных языков 04.04.2019 Сегодня в ЦДТ прошел районный фестиваль иностранных языков. Воспитанницы подготовительной к школе группы под руководством учителя иностранного языка Аубакировой Г.А., музыкального руководителя Аухадиевой Н.А., воспитателя по обучению русскому языку Галиакбаровой А.Ф. заняли второе место в номинации "Песня". От всей души поздравляем наших участников,желаем им дальнейших успехов.

-
Эшчәнлектән тыш вакытта 03.04.2019

Икенче кечкенәләр төркемендә балалар белән индивидуаль эшләр алына.
Балалар теләп рәсемнәр ясый, дидактик уеннар,сюжетлы- рольле уеннар уйныйлар.
-
"1 апрель - Көлке көне" 01.04.2019 1 Апрель - көлке көне уңаеннан бакчабызда "Көлке шоу" үткәрелде. Кунакка Клепа һәм Кнопка клоуннар килде. Алар фокуслар күрсәттеләр,уеннар уйнаттылар. Бәйрәмгә балалар үзләре дә зур әзерлек белән килделәр. Әти-әниләре белән берлектә матур костюмнар ясаганнар. Һәр төркем матур киемнәре белән мода күрсәтте. Бәйрәм кызыклы, күңелле, матур үтте. Уңган, булган, тырыш әти-әниләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
"Театраль уеннар" 26.03.2019

Икенче кечкенәләр төркеме балалары театраль уеннарны бик яраталар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә ярдәм итә. Образларга кереп уйнау аша балалар кыю булырга, иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр.












