муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Керпекәйгә гөмбә 02.10.2019 Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары көзге урманга сәяхәткә "бардылар". Алар көзге урман табигате турында белемнәрен баеттылар, керпекәйгә гөмбә әвәвләп бүләк иттеләр.

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2019 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда озак еллар эшләп лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне “Бер күрешү бер гөмер” дип исемләнгән бәйрәмгә чакырдык. Өлкәннәрне бәйрәм белән мөдир Рушания Гилемхановна котлап матур теләкләрен җиткерде, бәйрәм пакетларын тапшырды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигьри юллар, җырлар аша өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, Абдулла Алишның “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Чәй табыны артында өлкәннәребез бергә эшләгән чорларны искә төшереп, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу күңелле, матур, якты хәтирәләр калдырды. Өлкәннәребез бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын дигән теләктә өйләренә таралыштылар. Бакчабызның профсоз комитеты членнары бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, пакетларын өйләренә таратты.

-
27 сентябрь - Балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләр көне 27.09.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары эшкә килүче һәр хезмәткәрне бәйрәм белән котлап каршы алдылар, матур бәйрәм теләкләре җиткерделәр.

-
Бәйрәм белән - хөрмәтле апаларыбыз! 27.09.2019

Зурлар төркеме балалары бакчабызда эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар. Бәйрәм котлауларын шигьри юллар, җыр, биюләр аша җиткерделәр.
-
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә 19.09.2019

"Saba Balahoner" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бер көндә ике төркемгә бүленеп дүрт станциядә булалар. Икенче станция "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе булды. Балалар репортер, оператор эшчәнлеге белән танышып, үзләрен шул өлкәдә сынап карадылар. Төрле һөнәр ияләре белән очрашу, аларның хезмәте белән танышу балаларга бик кызыклы. Балалар уен формасында алып барылган эшчәнлектә теләп катнашалар, эш күнекмәләре белән танышып, үзара ягымлы итеп аралашырга өйрәнәләр.
-
"Матурлык салонында" 19.09.2019 Балалар иҗат үзәгендә "Матурлык салонында" булып матурлык серләренә төшенделәр. Чәчтараш хезмәте белән танышып бер- берсенә матур прическа ясадылар. Үзенңе даими матур,чиста, пөхтә итеп тоту өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.

-
"Сәнгать мәктәбе" 19.09.2019 "Сәнгать мәктәбе" эшчәнлегендә балалар артист һөнәре белән таныштылар. Рольләргә кереп, образларга туры китереп уйнау балаларга кызыклы булды.

-
"Saba Balahoner" проекты 19.09.2019 19 сентябрьдә Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Saba Balahoner" проекты кысаларында балалар иҗат үзәгендә, Ак Барс банк, "Саба дулкыннары" оешмаларында булдылар. Очрашу барышында һәр балага паспорт, барслар тапшырдылар. Ак Барс банкта эшләүчеләр балаларны эш алымнары белән таныштырдылар.

-
Яшелчә бакчасында 13.09.2019

Бүген зурлар төркеме балалары үстергән бөртеклеләрнең: бодай, арыш, солының өлгергәнлегенә игътибар иттеләр. Кичекмәстән җыярга кирәклеген ачыкладылар һәм вакытында эшкәрмәгән очракта бөртеклеләрнең җиргә коелганын җыеп алуы бик авыр булуын билгеләп үттеләр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 12.09.2019

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Мәктәп һәм М.Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсия оештырылды. Балалар машиналар, җәяүлеләр хәрәкәтен, светофор эшчәнлеген күзәттеләр, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар.












