муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кросс - 2017 15.09.2017

Бүген "Аргамак" картодромында "Халыклар кроссы - 2017" акциясе үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, коллектив йөгерештә теләп канаштылар. Кояшлы матур көн балаларның күңелләрен күтәреп ярышка көч, күәт өстәде. Балалар бер-берсен узышып ярыштылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Наблюдение за бархатцами 14.09.2017

Ярким солнечным букетом
Предо мною – бархатцы.
Расцветают ранним летом.
Я смеюсь от радости!
Пусть просты, зато нарядны.
Пышным кустиком горят.
Запах горький, но приятный,
И лучистый добрый взгляд.
Даже осенью дождливой
Будут тешить нас они.
Но особенно игривы
Утром в солнечные дни.Сегодня с ребятами средней группы наблюдали за растениями цветника осенью. Особое внимание уделили бархатцам. Бархатцы расцветают в июне и цветут до поздней осени. Это очень красивые и яркие цветы. Лепестки цветка покрыты лёгким налётом похожим на бархат, поэтому этому цветку дали название «бархатцы». (Галиакбарова А.Ф.)
-
Икмәк - яшәү терәге 14.09.2017

Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, ялкаулыкның бездә элек-электән зур кимчелек, начар сыйфат саналуын, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 11-15 сентябрь көннәрендә "Икмәк - яшәү терәге" атналыгы уздырылды. Йомгаклау чарасы итеп икмәккә багышлап ясалган нәни китапчыклар һәм балаларның кул эшләреннән күрәзмәсе оештырылды.
-
Без биибез - биибез... 13.09.2017

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып-тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
-
Кояшка сөендек 13.09.2017 Яңгырлардан соң чыккан кояшка сөенеп уртанчылар төркеме балалары рәхәтләнеп урамда ял иттеләр."Кояш һәм яңгыр" уенын кагыйдәләрне үтәп, бер-берсенә юл куеп чын күңелдән уйнадылар.Кояшның әле алдагы көннәрдә дә җылы нурларын күбрәк сибүен,балаларны сөендерүен көтеп калабыз.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.

-
Инглиз телен өйрәнәбез 11.09.2017 Балалар кече яшьтән инглиз телен бик яратып, кызыксынып өйрәнәләр. Гөлназ Альфредовна бу көннәрдә "Танышу" темасы өстендә эш алып бара. Балалар үзләре белән иптәшләрен инглиз телендә таныштыралар, инглизчә аралашырга өйрәнәләр.

-
Икмәк-яшәү терәге 11.09.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танып белү шөгыле үтте. Балалар игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәнделәр. Ипи булмаса, табынның яме калмый, аннан башка тамак туймый. Икмәк-бөтен ризыкларның да иң кирәклесе икәненә төшенделәр. Балалар үзләре дә тозлы камырдан төрле-төрле камыр ризыклары пешерделәр. Балалар бик кәнагать калды.
Тәрбияче: Саматова Л.И
-
Өйрәтәләр мәктәпләрдә 08.09.2017 Бүген бакчабызда атналык теманы йомгаклау чарасы итеп "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә хәйләкәр төлке, соры бүре килделәр. Алар балаларга уеннар уйнатып аларның зирәк, белемле, җитез, өлгер булуларын билгеләп белем ачкычы тапшырдылар һәм мәктәптә дә тырыш, акыллы, тәртипле булырга кирәклеген искәрттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды.

-
А мы любим заниматься! 08.09.2017 Сегодня в первой младшей группе прошло первое занятие по лепке. Дети познакомились с пластилином,учились отщипывать небольшие кусочки и раскатывать их. Занятие прошло интересно,детям очень понравилось.Ведь занятие лепкой развивает мелкую моторику наших деток. Воспитатель:Хуснулина Г.Г.

-
Корбан гаете 08.09.2017

Бүген бакчабызда олы бәйрәм "Корбан ашы" үткәрелде. Алмаз хәзрәт килеп бәйрәмне Азан әйтеп башлады, балаларга вәгазьләр укыды, акыллы, тәртипле, өлкәннәрнең сүзләрен тыңлап, тәүфиклы булырга кирәклеген искәртте. Балалар үзләре дә белгән догаларны сөйләделәр, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хазиев Рөстәм Азан әйтте. Соныңнан бәйрәм табын артында корбан ашы белән тәмамланды.












