муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Безопасность дорожного движения 11.07.2017

Сегодня у нас в гостях был начальник отделения в Сабинском районе отдела профилактики территориального управления в г.Казани ГБУ "Безопасность дорожного движения" Ясафарова Гузель Назифовна. С детьми подготовительной к школе группы она провела образовательную деятельность по теме "Велосипед средство передвижения". Дети назвали части велосипеда, вспомнили правила поведения на дороге, отгадывали загадки, собрали пазлы знаков дорожного движения и объясняли их значения. Содержательным, познавательным, интересным было занятие. В память о встрече детям подарили книжки, памятки, светоотражающие элементы.
-
8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне! 07.07.2017

8 июль - Гаилә, сөю, тугырылык көне уңаеннан халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Хәйбериева Наилә, Магсумова Сания мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын үзләренә кунаккка чакырдылар. Балаларга гаилә бәйрәменең кайчан, ничек барлыкка килүен аңлаттылар, һәр бала үзенең гаиләсе белән таныштырды, гаилә дус-тату булсын өчен нинди булырга, ни эшләргә кирәклеген кирәклеген искә төшереп кроссворд чиштеләр, үз гаиләләрен чагылдырып рәсем ясадылар.Бу очрашу күңелле, эчтәлекле булды. Очрашу ахырында балаларга исәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Спорт белән шөгыльләнеп сәламәт һәм шат яшик! 06.07.2017

Хәрәкәттә-бәрәкәт,
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә - сихәт, җанга- рәхәт
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Җир шарында һәрбер бала
Булсын таза-сәламәт.
Ә аның нигезендә, әлбәттә,
Тора спорт һәм хезмәт.
Балаларның сау-сәламәт булып, чыныгып үсүенә бакчабызда зур игътибар бирелә. "Саулык зур байлык. Спорт сәламәтлек чыганагы" атнасы барышында балалар белән төрле спорт уеннары, ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча викториналар үткәрелде. Балалар уеннар аша җитезлектә, өлгеректә көч сынаштылар, сәламәт булу өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Утырткан агачларыбыз тирә-юньне ямьләндерсен, һавабызны чистартсын 03.07.2017

Балаларның агач, куакларның табигатьтә нинди файда китерүе турында белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын үстерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан Саба елгасына экскурсия оештырылды. Балалар елга буена апалары утырткан агачларны күзәтеп, аларга су сиптеләр, чишмә, елга тирәсендәге чисталыкка игътибар иттеләр. Өлкәннәрнең тирә-юньне ямьләндерү, матурлау буенча күп хезмәт куюларын билгеләп, чисталыкны һәрдаим, бөтен җирдә сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Саба мәчетендә 26.06.2017 Балаларны кече яшьтән әдәп-әхлак таләпләре белән таныштыру, тәртипле, чиста, пөхтә, итәгатьле, мәрхәмәтле булырга күнектерү без өлкәннәрнең изге бурычы. Үсеп килүче буынны үз халкының дине белән таныштыру, аны олылау, ана хөрмәт белән карау, аның йолалары, гөреф-гатәтләре белән таныштыру максатыннан Сабаның “Җәмигъ” мәчетенә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экскурсия оештырылды. Рөстәм хәзрәт балаларга ислам дине турында аңлаешлы итеп сөйләде,үгет-нәсихәт бирде!

-
“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” 23.06.2017

22 июнь Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебезнең барлык почмагында сугышка китеп кайтмый калган ватандашларны, дус,туганнарны искә алалар. Безнең зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Валиева Д.И., Аухадиева Н.Ә. белән берлектә мәңгелек утка, билгесез солдат һәйкәленә экскурсиягә бардылар. Яу кырында илебез тынычлыгы өчен ятып калган райондашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Сабан туе - хезмәт туе 23.06.2017

Кичә бакчабызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уздырылды. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.А., Валиева Д.И., тәрбиячеләр Галиакбарова А.Ф., Фасхиева Г.Т., Сафиуллина А.К., Каримуллина Г.С., җитәкчелегендә татар халкының милли уеннары: чулмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчыкта сикерү, аркан тарту уеннарын уйнадылар. Малайлар таяк тартышу да, көрәштә көч сынашсалар, кызлар су ташуда ярыштылар. Бәйрәм татар халкының милли биюләре, җырлары белән үрелеп барды. Балаларның сөенечле шат авазы, күңелле, күтәренке көй тирә-юньнне ягыраттып бәйрәм хисе өстәде.
-
Кояш нурлары 20.06.2017

Балаларны кул чукларын гуашька манып рәсемләргә өйрәтү, чиста-пөхтә эшләргә күнектерү, табигать белән кызыксынучаклыкларын тәрбияләү максатыннан "Кояш - яшәү чыганагы" атналыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә "Кояш нурлары" темасына рәсемләү уздырылды. Табышмакларга җавап эзләп, кояшның тере һәм тере булмаган табигатьтә нинди урын алып торуы, файдасы, зыяны турында әңгәмә уздырылды. Кояшның кешеләр, үсемлекләр, җәнлекләргә бик кирәк булуы, шул ук вакытта, аннан сакланырга кирәклеге аңлатылды. (Сафиуллина Ә.К.)
-
Тирә-юньне күзәтәбез 16.06.2017

Тирә-юньннең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү кече яшьтән башлана. Балаларга туган якта үсүче агач-куакларны таный, аера белергә күнектерү, аларның аермаларын билгели белүләренә ирешү максатыннан Нурания Аюповна икенче кечкенәләр төркеме балалары белән сирень куагын күзәтте. Аның яфраклары формасына, чәчәкләрнең төсенә, хуш исле булуына игътибар иттеләр. Бал кортларының чәчәктән чәчәкә кунып бал җыюын күзәттеләр. Нурания Аюповна агач, куакларны сындырырга ярамаганлыгын, аларны сакларга кирәклеген төшендерде.
-
А.С.Пушкин әкиятләренә сәяхәт 16.06.2017

13 - 16 июнь көннәрендә "А.С.Пушкин әкиятләренә сәяхәт" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балаларны Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, шагыйрьнең нәнкәсе Арина Родионовна турында да бик кызыклы мәгълүмат бирелде, презентация, аның әкиятләре буенча мультфильмнар күрсәтелде. А.С. Пушкин әкиятләре геройларын рәсемләүдә балалар актив катнаштылар.Әкиятләрнең кайсы, ни өчен ошавы белән фикерләштеләр, әкиятнең өзекләрен ятлап сөйләделәр.












