муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Кадерле дәү әниләргә - бүләк! 06.10.2017

Бу атнада бакчабызда бар эшчәнлек 1 октябрь - Өлкәннәр көне темасы астында үтте. Балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләнде. Өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итәргә, булышырга кирәклеге аңлатылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә кадерле дәү әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлау, тәбрикләү максатыннан үз куллары белән бүләк ясадылар.
Хөрмәтле әбием, дәү әнием!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып,
Сез булсагыз таза - сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
-
Өлкәннәр көне! 02.10.2017

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
Безнең йөрәк әле һаманда яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
-
Бер очрашу - бер гомер 02.10.2017

Бүген бакчабызда 1 октябрь - Өлкәннәр көне үңаеннан "Бер очрашу үзе бер гомер" исеме астында бәйрәм үткәрелде. Бакчабызда озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез килде. Бәйрәм мөдир Миләүшә Корбангалиевнаның колавы белән башланды һәм балаларның, педагогларның чыгышы белән дәвам итте. Дилбәр Фатыйховна җитәкчелегендә Әлфия Мөбәрәкҗановна, Наилә Гараевна җырлар башкардылар. Күңелле очрашу чәй табыны янында дәвам итте. Хезмәттәшләребез бергә эшләгән елларны искә алдылар. Шушындый очрашу үткәргәннәре өчен һәр хезмәткәргә рәхмәтләрен җиткередләр.
-
Бәйрәм белән - Өлкән хезмәттәшләребез! 02.10.2017

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер якты тыныч тормыш -
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Кабак бәйрәме - 2017 30.09.2017 Буген 30 сентябрь Саба районы спорткомплексында традицияне саклап, кабак бәйрәме 15 нчы тапкыр югары дәрәҗәдә узды. Биредә кабактан төрледән-төрле кул эшләнмәләре, камыр ризыклары бар иде. Һәр оешма концерт номерлары белән чыгыш ясады, җыр-бию конкурсында катнашты. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы да үзләрен бары яхшы яктан күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. "Иң тәмле кабак бәлеше" номинациясендә I, "Агитбригадалар чыгышы" номинациясендә II, "Кабактан ясалган иң матур композиция" номинациясендә II дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм чарасын, күргәзмәне әзерләгән һәркемгә, әти-әниләргә, хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Көзге матур бер көндә 29.09.2017

Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркемнәрендә "Көзге матур бер көндә" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар көзге табигатьнең сихри матурлыгын тасвирлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Сөмбелә белән тапкырлыкта, өлгерлектә сынаштылар, бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр. Бәйрәмне ямьләндереп кояш, болыт, тычкан, куян, яшелчә, җиләк-җимеш кунакка килделәр.
-
Чәчәкләр илендә! 29.09.2017

Безнең бакча биләмәсе берсеннән-берсе матур, аллы - гөлле чәчәкләргә күмелгән. Беренче кечкенәләр төркеме балалары саф hавада көзге табигатьнең матурлыгын, үзгәрешләрен кузәттеләр, бакча тирәли үскән чәчәкләргә, аларның төсләренә игътибар иттеләр. "Күбәләкләр һәм чәчәкләр" уенын уйнап алган белемнәрен ныгыттылар.
-
Хуш киләсең, ямьле көз! 28.09.2017

Балаларны татар халкының ел фасылларына караган йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, тырыш халыкның көз көне бай уныш җыеп алуын төшендерү, кыр эшләре тәмамлангач Сөмбелә бәйрәме үткәрелүен аңлату максатыннан бакчабызда "Хуш киләсең, ямьле көз!" исеме астында икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәләре уздырылды. Балалар Сөмбеләне каршылап җыр, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, "Кем өлгер?", "Җиләк-җимеш, яшелчәләрне аер", "Гөмбәләрне таныйсыңмы?" уеннарын уйнадылар.
-
Бәйрәм белән, тәрбияче апаларыбыз! 27.09.2017

Халык милләт буламыни,
Булмаса тәрбиясе.
Тәрбиягә җан өрүче
Синдер ул- тәрбияче.
Бүген олы йөрәкле, сабыйларны үз баласыдай күреп яратучы,саклап, барлап йөртүче апаларыбызның-тәрбиячеләребезнең бәйрәмнәре.Уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче апалары Әлфия Камилевна белән "Шатлык" балалар бакчасы коллективын котладылар.Балаларның шатлыклы елмаюларын күрү тәрбиячеләр өчен үзе зур бәйрәм.
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 27.09.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Юл билгеләре иленә сәяхәткә" чыктылар. Кунакка килгән убырлыга да юл йөрү кагыйдәләре серләрен төшендерделәр. Аны шәһәр транспорты белән, юл билгеләре төрләре белән таныштырдылар, юлда йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Балалар белән очрашуга ЮХИДИ идарәсеннән Гузәл Ягафарова да килде. Балаларга, тәрбияче Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовнага эчтәленекле, кызыклы эшчәнлек күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм сораулар ярдәмендә машинада балалар ничек утырып барырга тиешлеген ачыклады. Балаларның белемле булуын билгеләп бүләкләр тапшырды һәм юлларда хәфев-хәтәрсез йөрергә кирәклеген искәртте.












