муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Баланы мәктәпкә әзерләү. 17.10.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә, "Баланы мәктәпкә әзерләү" дигән тамага ата-аналар җыелышы булып узды. Түгәрәк өстәл артында "Танышу-дуслашу" уены уйнадылар. Тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна түгәрәк өстәл артында балаларны һәрьяклап мәктәпкә әзерләү турында әти-әниләргә аңлатты.
-
Лесхоз - картлар һәм инвалидлар йортында 17.10.2017

Өлкәннәргә карата миһербанлык, шәфкатълелек, игьтибарлылык тәрбияләү максатыннан бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна, музыка җитәкчеләре Нурания Әюповна, Диләрә Ильдусовна, рус теле тәрбиячесе Алсинә Фаиловналар белән берлектә Лесхоздагы картлар һәм инвалидлар йортында бардылар. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна шушы йортта тәрбияләнүче абый, апаларны октябрь аенда билгеләп үтелүче - Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләп үтте һәм изге теләкләрен җиткерде. Балалар шигъри юллар аша өлкәннәрне котладылар, җыр, бию башкардылар. Күңелле очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
-
Мөдирләр киңәшмәсе 16.10.2017

Бүген "Шатлык" балалар бакчасына беркетелгән Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Кибәче балалар бакчасының мөдирләре белән берлектә семинар үткәрелде. Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрне норматив докуметлар, Миләүшә Фәритовна тәрбия һәм белем бирү буенча алып барылырга тиешле эшчәнлек белән таныштырды. Мөдирләр үзләрен кызыксындырган сорауларыга җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.
-
Көзге урман 14.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә конструкцияләү эшчәнлеге барышында "Урманда алтын көз" темасына агачлар ясадылар. Кагәзьне ертып алу ысулы белән кызыл, сары, кызгылтсары яфраклар ябыштырдылар. Агачларның барсын бергә куйгач чын урман килеп чыкты.
-
Алтын көз! 13.10.2017 Сары тос-көз төсе. Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән.

-
"Вазада көзге яфраклар бәйләме" 13.10.2017

Өстәл уртасында матур ваза,
Ваза тулы сары яфраклар.
Көзнең моңсу, сагыш тулы ае
Бәйләм, бәйләм кызыл яфраклар.
Өстәлләрдә яфрак тулы ваза-
Көзнең матур, моңсу бизәге.
Кызыл миләш мәрҗәннәре безгә
Җәйнең соңгы, соңгы бүләге.
(Мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна)
-
Урман атналыгы -2017 13.10.2017 "Урман атналыгы - 2017" акциясе кысаларында "Шатлык" балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Чыршы, нарат, миләш үсентеләре утыртып тирә-юньне матурлау, ямьләндерүгә үз көчен кертте.

-
Чал тарихлы Казаным. 12.10.2017

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, "Чал тарихлы Казаным" темасына әңгәмә үткәрелде. Максат итеп балаларга тарихи үзан, башкалабыз Казан турында күбрәк белергә теләк тәрбяләү, Татарстан Республикасы символикасында төшерелгән рәсемнәрнең, төсләрнең мәгънәсен аңлату иде. Балалар бик кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар.
Саматова Л.И.
-
"Түгәрәк өстәл артында!" 12.10.2017

Бүген уртанчылар төркемендә "Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү" дигән темага ата-аналар җыелышы булып узды.Түгәрәк өстәл артында балаларның уйлап табу сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү турында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Балаларның иҗади сәләтләрен нинди шартларда, нинди уеннар аша үстереп була, шулар турында сөйләштеләр. "Бармаклар белән рәсем ясыйбыз" мастер-класс үткәрелде. (Тәрбияче Гилемханова Әнисә Әминовна)
-
"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" 06.10.2017

Гаиләдә әбиләр – бабайлар тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү. Татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруны дәвам итү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным!" исеме астында бәйрәм үткәрелде. Балалар дәү әниләренә, әбиләренә шигьри юллар аша котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар дәү әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәкле кәрзин бүләк иттеләр.












