муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Экологик тәрбия". 14.12.2017

Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык, мәрхәмәтлек сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара. Икенче кечкенәләр төркемендә дә тереклек ияләрен яклау,аларны саклау,табигатькә сак караш,үзара ярдәмләшү,рухи сафлык,хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияләү максатыннан,экологик тәрбия даими алып барыла.Балалар белән берлектә ташбакага ,попугайларга ,балыкларга ашарга бирү,гөлләргә су сибү,төпләрен йомшарту кебек эшләр башкарыла.(Тәрбияче Сабирова Р.Р.)
-
Салкын саф һава 13.12.2017

Салкын саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Ә уртанчылар төркеме балалары урамда битләре кызарганчы уйныйлар.Төрле һөнәрләргә өйрәнәләр: кар да көриләр, кардан төрле "тәмле мәмиләр"дә пешереп уйныйлар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
Природа зимой 10.12.2017

Снег кружится,
Снег ложится -
Снег! Снег! Снег!
Рады снегу зверь и птица
И, конечно, человек!
Саматова Л.И.
-
"Туган ягыма кыш килде" 08.12.2017

Ниhаятъ! Аклыгын-сафлыгын, суыкларын, бураннарын тояп, туган ягыбызга кыш килде!
Ак чәчәкләр ява, донья матур
Шундый матур булып тоела.
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
Буген без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән табигать почмагын кар бөртекләре белән бизәдек, чыршыга төрле-төрле уенчыклар элдек, балалар бик сөенде, шатланды.(Тәрбияче: Хуснулина Г.Г.)
-
"Тәрбияче - 2018" бәйгесенең беренче туры 04.12.2017

Бүген бакчабызда "Тәрбияче - 2018" бәйгеснең беренче туры үтте. Сатыш, Олы Кибәче, "Шатлык" балалар бакчалары тәрбиячеләре бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрделәр, профессиональ осталыкта көч сынаштылар. Һәр тәрбияче кызыклы, мавыктыргыч бирем, уеннар аша балаларны белем иленә алып керде. Балаларның һәр биремне теләп эшләүләре, актив булулары, тулы, төгәл җаваплары үз фикерләрен җиткерә белүләре һәркемне сокландырды. Бәйгедә катнашучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
"Йорт һәм кыргый хайваннар" 30.11.2017

"Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру" эшчәнлеге аша ,икенче кечкенәләр төркеме балаларының, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннарының тышкы билгеләре,аларның үзенчәлекләре,аермалы яклары,файдалары,яшәү урыннары турында белемнәре ныгытылды.(Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале 29.11.2017 Бүген "Шатлык" балалар бакчасының яшь артистлары "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында лауреат исеменә лаек булдылар. Чын күңелдән балаларны, әкиятне сәхнәләштерүче тәрбияче апалары Фатихова Г.Х., музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. уңышлары белән котлыйбыз.

-
Чеп-чеп чебиләрем 29.11.2017 Бу атнаны йорт хайваннары һәм кошлары темасына туры китереп, уртанчылар төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлегендә чеби ясарга өйрәнделәр.Каты өслеккә клей сылап мамык ябыштыру аларга бик ошады. "Тавыкның чебиләре күп булды" ,- дип сөенештеләр балалар.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.

-
Алтын куллы - әниләр! 27.11.2017 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда "Алтын куллы - әниләр!" темасына күргәзмә оештырылды. Әниләребезнең тырыш, уңган булулары аларның эшләреннән күренә. Берсеннән - берсе матур итеп чигелгән, бәйләнгән, сәйләннән үрелгән кул эшләре, "Минем гаиләм", "Безнең тату гаилә" темасына чыгарылган газеталар күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. Күргәзмәдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Казанга экскурсиягә! 25.11.2017 Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы 25 ноябрь көнне Казанга экскурсия оештырдылар. Иске татар бистәсе, Мәрҗәни мәчетендә булдылар. Филармониядә Айдар Галимов концертын карап ял итеп кайттылар.













