муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2018

"Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе - аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән" - дигән Гомәр Бәширов. Без тәрбияче, педагоглар балаларга тәрбия һәм белем бирү, бәйрәмнәр, төрле чараларны үз туган телебездә алып барабыз. Эшчәнлегебездә татар халык авыз иҗатын, танылган әдипләребезнең әсәрләрен киң кулланып сүз байлыгын, сөйләм телен үстерәбез. Балаларны кече яшьтән матур итеп туган телдә аралашырга, үз фикрләрен җиткерә белергә күнектерәбез.
-
Әтиемә бүләгем. 21.02.2018

Бүген,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиләренә бүләккә кәгазьдән бөкләп ясау алымы белән бик матур күлмәкләр ясадылар. Балаларга бик ошады. Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
Поздравляем победителя! 20.02.2018

Музыкальный руководитель нашего детского сада "Шатлык" Аухадиева Н.А. приняла участие в V Всероссийском конкурсе конспектов "Современные педогогические технологии: достижений переспективы" и была награждена Дипломом I степени.
-
Мин әтием белән. 20.02.2018

Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
Район күләм "Яшел ут" бәйгесе 19.02.2018

Бүген бакчабызда район күләм "Яшел ут" бәйгесе үткәрелде. Районыбызның балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларга юл йорү кагыйдәләрен өйрәтү буенча үзара ярыштылар, берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле бердәм белем бирү эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Фәсхиева Г.Т. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Балалар урман хуҗабикәсе Убырлыны тиешле урыннан гына юл аркылы чыгарга, транспорт төрләрен аера, таный белергә, юл билгеләрен истә калыдырырга өйтәттеләр.
-
"До ре ми" вокаль ансамбль 17.02.2018 "До ре ми" вокаль ансамбле "Һәрвакыт булсын кояш" җыры белән чыгыш ясадылар.

-
"Созвездие - Йолдызлык -2018" 16.02.2018

Бүген балалар иҗат үзәгендә район күләм "Созвездие-Йолдызлык-2018" бәйгесе үткәрелде. Безнен "Шатлык" балалар бакчасынын Аухадиева Н.Ә. җитәкчелегендәге "Фантазия" бию коллективы икенче урынны, Валиева Д.И. җитәкчелегендәге "До ре ми" вокаль ансамбле өченче урынны яуладылар. Чын күңелдән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын җинүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына - 112 ел 15.02.2018 Буген бакчабызда татар халкының батыр шагыйре Муса Җәлилнен тууына 112 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил - бөек шагыйребез" исеме астында бәйрәм иртәсе уздырылды. Муса Җәлилнен танылган шигырьләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыл ромашка", "Себерке", "Карак песи" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар. Саматова Л.И. балаларны М.Җәлилнен тормышы, иҗаты белән таныштырып презентация күрсәтте.

-
15 февраль - әфганчылар көне. 13.02.2018

Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә Әфганчылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлгә экскурсия оештырдылар. Гүзәл Хәмзевна, Гөлгенә Тәлгатовна Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз турында сөйләделәр. Аларның куркуны белми торган, батыр егетләр булуын, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен һәм безнең үсеп килүче буынның алаларны онытырга тиеш түгеллеген аңлаттылар.
Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең - кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
-
Чаңгы ярышы - 2018 11.02.2018

"Шатлык" балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре район күләм үткәрелүче ярышларда даими катнашып киләләр. Бүгенге чаңгы ярышында да кызларыбыз өч төрле яшь төркемендә 3 км арада узыштылар. Аубакирова Гөлназ Альфретовна, Равилова Нурсинә Тимербаевна,Кашапова Людмила Валентиновналарга ярышта катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.












