муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Тәрәзә төбендә -язгы бакча" 18.04.2018

Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү . Без дә икенче кечкенәләр төркеме балалары белән суган ,сарымсак,чәчәк үсентеләре утырттык.Менә алар тәрәз төбебезне матурлап утыралар. (Тәрбияче: Сабирова Р.Р.).
-
"Яз килә" 18.04.2018

Яз килә
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратабыз,
Әмма яз күңеллерәк. (Тәрбияче: Сабирова Р.Р.)
-
"Суган утырту" 18.04.2018

Беренче кечкенәләр төркеме балалары беренче тапкыр суган утырттылар.
Алар үстерешле диалог формасында :
-Суган ни очен кирәк?
-Суганның нинди файдасы бар?
-Катымы,йомшакмы?
-Суганны нинди ризыклар пешергәндә файдаланып була кебек сораулар аша, яшелчәләр (суган) турында тирәнрәк таныштылар. (Тәрбияче Хуснулина Г.Г.)
-
Өмә үткәрдек 18.04.2018 Уртанчылар төркеме балалары бүген үзләренең участокларында өмә үткәрделәр. Кулларына кечкенә көрәкләрен тотып кар тараттылар."Рамил абыйга кар таратырга без дә булышабыз",- дип чын күңелдән эшләделәр балалар. (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Чисталык - ике айлыгы бара! 17.04.2018

Бакчабызның биләмәсен кардан арындыру, тирә-юньне чистарту, тәртипләү, матурлау эшен башлап җибәрдек. Һәркем бу эштә теләп катнаша.
-
Яшелчә үстерәбез! 17.04.2018

Ашыйм дигән чагында
Яшел кыяк янымда.
Нигә җәйне көтәргә?
Таптым мин, таптым җаен -
Үсә суган түтәлдә,
Тәрәзә төбе саен.
-
Тәрәз төбем - гөлбакча! 16.04.2018

Оста кулларга һәрвакыт,
Теләсәң, эш табыла.
Үзең үстергәч, тәмле була
Ашка салып ашарга.
Кояшның беренче, язгы нурлары карау белән балалар тәрбияче апалары белән берлектә тәрәз төбендә нәни бакча ясыйлар. Суган, сарымсак, борчак, укроп, петрушка, бодай утыртып аларның үсүләрен күзәтәләр. Яфракларның төсе, формасын чагыштырып аермалыкларын күрергә өйрәнәләр.
-
Поздравляем победителя! 13.04.2018

Музыкальный руководитель нашего детского сада "Шатлык" Аухадиева Н.А. приняла участие в V Всероссийском конкурсе конспектов "Талант педагога" и была награждена Дипломом I степени.
-
РАКЕТА. 11.04.2018

Мы построили ракеты –
Корабля быстрее нету.
Приглашаем всех в полет
На Луну! Ракета ждет!
2 младшая группа. Воспитатель: Сафиуллина А.К.
-
Лунтик килгән кунакка 09.04.2018

Уртанчылар төркеменә бүген әйләнә тирә дөнья белән танышу шөгыленә Лунтик кунакка килде. Ул Айдан сәяхәттән кайткан. Күп әйберләр белән танышкан. Үзенең белгәннәрен балалар белән дә уртаклашты. Планеталар арасындагы бушлыкның космос дип аталуын,анда ракеталар белән генә очып барып булуын аңлатты. Балалар,Лунтик үзенең дуслары белән, кабат Айга сәяхәткә бара алсын өчен,ракеталар кисеп ябыштырып бүләк иттеләр (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.).












