муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2018 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру; балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү; шагыйрьгә, шагыйрьнең иҗатына карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү; Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, тырышлык, игътибарлылык,сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан "Бөек шагыйребез - Габдулла Тукай" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы "Г.Тукай - безнең күңелләрдә" исеме астында үтте.

-
26 апрель- Габдулла Тукай туган көн! 26.04.2018

Бу атнада бакчабызда тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге Габдулла Тукайның иҗатына багышланды. Балаларны аның тормыш юлы белән таныштырып презентация күрсәтелде, балалар өчен язган әсәре кабаттан өйрәнелде, сәхнәләштерелде. Габдулла Тукайның яратып укыла торган шигырьләренә рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Педагоглар, балалар, эти-эниләр күргәзмәдә теләп катнаштылар.
-
Итоги конкурса плакатов "Профсоюз за охрану труда" 25.04.2018

Поздравляем председателя первичной профсоюзной организации МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" Галиакбарову Альсину Фаиловну, занявшее 2 место в конкурсе плакатов «Профсоюз за охрану труда», приуроченном Году охраны труда в номинация «Лучший агитационный плакат» по пожаробезопасности. Желаем дальнейших успехов!
-
"Г.Тукай эзләре буйлап" 25.04.2018

Район балалар китапханәсендә “Шатлык” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен “Тукай эзләре буйлап” – театральләштерелгән әдәбият сәгате үткәрелде. Балалар Г.Тукайның кыскача биографиясе белән таныштылар. Кәҗә белән Сарык балаларга сәнгатьле итеп “Шаян песи” шигырен укыдылар. Балалар кунакка килгән Кәҗә, Сарык, Шүрәленең биремнәрен үтәп, Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәттеләр. Театральләштерелгән әдәбият сәгате кунаклар алып килгән мултьфильм карау белән тәмамланды.
-
Без - шат балалар 25.04.2018

Без - шат балалар,
Уйнарга яратабыз.
Я, безне куып тот,
Бер, ике, оч - тот!
Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары язгы көннең матурлыгына сокланып, саф һавада төрле кызыклы: "Кояш һәм яңгыр", "Төлке һәм тавыклар" хәрәкәтле уеннарын, "Очты, очты..." аз хәрәкәтле уенын уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар 23.04.2018 Бүген Саба районы янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәре Галимуллин Айнур Рифкат улы янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрде. Янгын чыга калган очракта эвакуация үткәрү тәртибе, янгын сүндерү җайланмаларын ничек кулланырга кирәклеген искәртте. Һәрдаим янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады.

-
Яхшы сүз - җан азыгы. 20.04.2018

Балаларны үзара, дуслары, өлкәннәр белән матур итеп аралаша белергә, ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга өйрәтүне дәвам итү, мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга кунектерү, итәгатьлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан буген икенче кечкенәләр төркеме (Сабирова Р.Р.) "Яхшы сүз-җан азыгы" атналыгына карата йомгаклау чарасы үткэрделэр.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 19.04.2018

Бүген бакчабызда “Сәламәт яшәү рәвеше гаиләдән башлана” темасы астында гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. “Балаларның сәламәтлеге безнең кулларда” темасын яктыртып Нурисламова М.Ф., Аубакирова Г.А., Абдуллина А.М.чыгыш ясадылар. Педагогик үзәк психологы Курбанова Л.Т. үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды, әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Мөдир Исрафилова М.К. бакчабызның уку елы дәвамында алып барылган эшчәнлек, ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Җәйге чорга эшләү тәртибен аңлатып үтте. Җыелышның икенче өлеше балаларның чыгышы белән дәвам итте. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уку елы дәверендә өйрәнгән һөнәрләрен әти-әниләргә җиткерделәр. Әти-әниләр белән чираттагы очрашу эчтәлекле, файдалы, кызыклы булды.
-
Мы и спляшем, и споём 19.04.2018

Сегодня на свете, на целой планете хозяева – ДЕТИ!
Давайте за руки друг друга возьмём,
Споём и попляшем на шаре земном.
Да так, чтоб земля под ногами гудела,
А песня до самой Луны долетела.
-
Экологическая акция "Ненужных вещей не бывает" 19.04.2018

Сегодня в нашем детском саду прошла экологическая акция под девизом: "Ненужных вещей не бывает". Была организована выставка из бросового материала. Наши родители и воспитанники приняли активное участие . Каждый участник тврочески подошел к этой затее. Благодарим за участие наших родителей и воспитанников желаем им дальнейших успехов.












