муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Сказочная птица 08.04.2018

Жар-птица в сказке лишь бывает,
А где живет она, кто знает?
Мечтают все ее поймать -
Свои желания исполнять!Воспитатель Саматова Л.И.
-
Җимлектәге кошлар 08.04.2018

Песнәк (Д. Гарифуллин)
Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.
Үзе тәрәзә төбенә
Тамга салып бетергән.
Әти әйтә: “Ул кошлардан
Сиңа рәхмәт китергән”.
Кошлар синең җимнәр салып
Торганыңны белгәннәр.
– Илнур әйбәт малай икән,
Бик зур үссен! – дигәннәр.Тәрбияче Саматова Л.И.
-
"Чыпчыклар!" 06.04.2018

Тәрәз каршына килгән бер чыпчык,
Мине чакыра: "Чык әле, чык!"
Алдый ул беләм гел шулай итә.
Йөгереп чыксам , оча да китә.
Әвәләү шөгыле.Зурлар төркеме.(Тәрбияче Фасхиева Г.Т.)
-
Хуш киләсез, кошкайлар! 06.04.2018

Кошлар турында белемнәрен баету; тышкы билгеләренә карап сыерчык,карга һ.б. кошларны танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү, кешеләрнең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү; балаларның тасвирлый белү сәләтен үстерү; балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү максатынан 2-6 апрель көннәрендә "Кошлар кайта җылы яклардан" атналыгы барды. "Хуш киләсез, кошкайлар!" исеме астында йомгаклау чарасы үткәрелде. Балалар табышмаклар ярдәмендә күчмә, кышлаучы кошларны аердылар, тавышларыннан аердылар. Кошларның табигатькә нинди файда китерүен аңлаттылар.
-
Сыерчыкларны каршы алырга без әзер! 06.04.2018 Бакчабызда кече яшьтән балаларда тереклек иләренә карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү өстендә даими эш алып барыла. Табигатьтә кошларның аерым урын алып торулары, аларга карата игътибарлы булырга кирәклеге төшендерелә. Туган якны сагынып кайтучы сыерчыкларны каршы алу максатыннан сыерчык оялары күргәзмәсе оештырылды. Берсеннән берсе матур итеп эшләнгән сыерчык ояларын агачларга урнаштырдык.

-
Өстәл теннисы ярышында - 3 урын! 06.04.2018 Бүген өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар арасында район күләм ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта катнашып өченче урынны яуладылар һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Уңышлары белән балаларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

-
"Менә ничек уңган без!" 05.04.2018

Менә ничек уңган без!
Иртәнге аш ашагач,
Эшчәнлекләр дә үткәч
Уеннарның төрлесен,
Уйнап инде арыгач.
Сәгать ун да сок эчкәч,
Чыгып киттек урамга.
Ә урамда тамаша,
Рамил абый бер үзе,
Кар тарата ләбаса.
“Кечкенә без”,димәдек,
Көрәкләрне алдык та,
Уңга-сулга,аска-өскә,
Кайсыбыз ничек булдыра
Кар таратабыз менә.
Бар эшкә дә өлгер без,
“Җитсен генә эш”,-дибез. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р).
-
"Сыерчыкларга оялар" 04.04.2018

Сыерчык сайрый,
Ул шулай оя сайлый.
Кайсыбызның оясы яхшы,
Ул шуны сайлый.
Балаларны яз, “күчмә кошлар”, сыерчык белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту; геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту;кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, язын аларга оялар ясау теләге тәрбияләү максатыннан бүген без ,икенче кечкенәләр төркеме балалары белән,кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә ,кунакка килгән сыерчыкның дусларына матур-матур ояларны ,геометрик фигуралардан ябыштырып ясадык. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
"Каракошлар" 04.04.2018

Язын күлләрдә
Искиткеч балкыш.
Җылы яклардан
Кайткан каракош.
Ул сайрамый да,
Тик йөзә бирә.
Шулчак күңелгә
Нәфислек керә.
Көчле булса да,
Мохтаҗ яклауга.
Их, кошларны
Ничек сакларга?
Зурлар төркеме.Рәсем шөгыле.(Тәрбияче Фасхиева Г.Т.)
-
"Кошлар-безнең дусларыбыз" 03.04.2018

Киң итеп җәеп колач ,
Килде яз, килде яз.
Елмаеп тора кояш ,
Көн аяз, көн аяз.
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр.
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән“күчмә кошлар”белән таныштыруны,уен формасында алып бардык.Балалар кошларның тышкы кыяфәтләренә,аерым билгеләренә карап танырга,дөрес атарга өйрәнделәр. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р).












