муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Утырып йөрибез,йөзәбез,очабыз." 19.03.2018 Транспортның төп төрләре белән таныштыру: су, һава, җир транспорты. Сүзлекне активлаштыру: транспорт, машина йөртүче, самолет йөртүче, утырып бару, йөзү, очу. Транспортны кулланышы ягыннан (йөк ташучы, пассажирлар йөртүче) аера белергә өйрәтү. Транспортның төп өлешләрен чагыштыра белү күнекмәләр формалаштыру (кабина, арба, тәгәрмәч, руль һ.б.) Гомуми сөйләм күнекмәләрен, хәрәкәт һәм сөйләм координациясен камилләштерү. Күзәтүчәнлек, активлык, мөстәкыйльлек, олыларны хөрмәт итү кебек сыйфатларны үстерү максатыннан, икенче кечкенәләр төркемендә әйләнә-тирәлек белән таныштыру эшчәнлегендә тирәнтен үзләштерелде.(Тәрбияче Сабирова Р.Р).

-
Масленица - 2018 15.03.2018

Масленица, Масленица,
Дай блинком полакомиться.
Прогони от нас метели,
Прокати на карусели.
Растопи холодный лёд,
Пусть весна скорей придёт!
Сегодня в нашем детском саду "Шатлык" прошла "Широкая Масленица". На празднике дети веселились, пели, танцевали, играли. Попрощались с гостьей - Зимой, встретили Весну-Красну, а в конце праздника все угощались блинами и оладушками. Прощай, Зима! Здравствуй, Весна! (Галиакбарова А.Ф., Аухадиева Н.А., Аубакирова Г.А.)
-
ЯЗ БҮЛӘГЕ-УМЫРЗАЯ 14.03.2018 Табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә кечкенәдән үк өйрәнеп үсә балалар. Бүгенге әвәләү шөгылендә алар,яз җитү белән кар астыннан чыгучы беренче чәчәк- умырзаяны, пластилиннан картонга ябыштырып ясадылар. Чәчәкләрне ничек ясауларын күрсәтергә дип, якыннарына биреп сөендерергә өйләренә алып кайтырга булдылар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Шары Марблса в логопедии 14.03.2018

Применение камушков «Марблс» — это один из нетрадиционных приемов обучения, интересный для детей.
Движения пальцев рук стимулируют деятельность ЦНС и ускоряют развитие речи ребенка. Постоянная стимуляция зон коры головного мозга, отвечающих за мелкую моторику, — необходимый элемент в системе логопедического воздействия.
-
Рыбки играют, рыбки сверкают 14.03.2018

Тепло на солнышке.Река
Берёт свои права;
В воде местами глубь яска,
На дне видна трава.
Чиста холодная струя,
Слежу за поплавком,-
Шалунья рыбка, вижу я,
Играет с червяком.
Воспитатель:Саматова Л.И.
-
Диплом победителя! 11.03.2018

-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 07.03.2018

Кояш җылысы иңгәнгәдер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз барыдыр үзегездә.
Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөлаем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез
Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән!
Бүген бакчабызның хезмәткәрләрен Миләүшә Корбангалиевна якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлап, матур теләкләрен җиткерде, профком рәисе Алсинә Фаиловна профсоюз исеменнән бүләкләр тапшырды.
-
Әниләргә бүләк! 06.03.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Балкыш" комплекслы социаль ярдәм курсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре: социаль педагог Нагимова М.С., психолог Шамсутдинова Р.Р.лар белән берлектә әниләргә бүләк ясадылар.
-
Әти-әниләрне котлыйбыз 02.03.2018

Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй- әнкәй, сезгә дәшәбез.
һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Парлап канат кагу җиңелерәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып торсын
Мәңге - мәңге суы кипмәсен!
Икенче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләрне котлап чыгыш ясадылар, җыр, биюләрен башкарып, матур теләкләрен җиткерделәр. Әти-әниләр белән күңелле уеннар, ярышлар үткәрелде, бәйрәм ахырында балалар әти-әниләргә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Гаиләм белән горурланам!" 28.02.2018

Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык – гаиләбез нигезе!
Әби-бабам – иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
Горурланам гаиләм белән!
Бүген уртанчылар төркемендә "Гаиләм белән горурланам!" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде.Балалар әти-әниләрен котлап чыгыш ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. "Тәрбияләү серләре" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларның, педагогларның рольләргә кереп уйнаулары әти-әниләрне сөендерде һәм аларның чыгышын тын алмый карадылар.












