муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Лыжня Татарстана - 2018" 11.02.2018

В связи с популяризацией лыжных видов спорта, повышением спортивного мастерства, привлечения подрастающего поколения к здоровому образу жизни, к занятиям спортом,выявления сильнейших лыжников 11 февраля в поселке Богатые Сабы Сабинского муниципального района состоялись массовые соревнования "Лыжня России - 2018", "Лыжня Татарстана - 2018". Воспитанники старшей и подготовительной к школе групп детского сада "Шатлык" являются активными участниками соревнования. Сегодня каждый участник соревнования получил бурю эмоции, веселого настроения и памятные подарки. Благодарим всех участников соревнования и желаем дальнейших успехов.
-
"Заманча әкиятләр" 09.02.2018

Халык әкиятләре - бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән : "Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар...." Балаларны рольләргә бүлеп, тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү, әкиятләргә карата кызыксыну уяту, безнең бурычыбыз. Заманча әкият, мультфильмнарны таный белергә, аларның эчтәлеге буенча үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү. Яхшылыкны-яманлыктан аера белергә күнектерү. Культура, тәртип-кагыйдәләрен бер кайчан да истән чыгарырга яраманлыгын, кайда гына булсаң да әдәп-әхлак нормаларын үтәргә кирәклеген төшендерү өстендә "Заманча әкиятләр" атналыгы дәвамында алып барылды.
-
Төймәләр саныйбыз. 08.02.2018 Уртанчылар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар. Бүгенге шөгыльдә дә алар бик кызыксынып эшләделәр. Капчык эченә яшеренгән төймәләрне капшап санап, ничә төймә булуын белделәр.Шул сандагы түгәрәкләрне санап тезделәр.

-
Икенче кечкенәләр төркемендә ,чираттагы әти-әниләр җыелышы. 08.02.2018 Бүген икенче кечкенәләр төркемендә ,чираттагы әти-әниләр җыелышы үтте. Көн тәртибендә әти-әниләргә: "Тиенгә чыршылар" дигән исем астында балалар белән интеграль белем бирү эшчәнлеген үткәдек. Балалар эшчәнлектә бик актив катнаштылар.Сорауларга җавапларны дөрес һәм тулы итеп җаваплар бирделәр.Тиенгә дип ,өч төрле зурлыктагы өчпочмаклардан ябыштырылып ясалган чыршы агачы да бик матур килеп чыкты. "Уен аша балаларны тәрбиялибез" Сафиуллина Ә.К. үзенең чыгышы белән әти-әниләрне таныштырды. (Тәрбияче Сабирова Р.Р.)

-
Без мәктәпкә әзерләнәбез! 07.02.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә башлангыч сыйныф укытучылары Шарифуллина Гөлнара Тимерхановна, Зиннатуллина Ләйсән Рафаэловна катнашында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Ләйлә Исмагиловна математик күзаллауны үстерү, Гөлгенә Тәлгатовна грамотага өйрәтү, Алсинә Фаиловна рус телен өйрәтү буенча бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Укытучылар балаларның биремнәрне төгәл үтәүләрен, сорауларга уйлап җавап бирүләрен, үз фикерләрен җиткерә белүләрен, мөстәкыйль эшләүләрен билгеләп үттеләр. Миләүшә Корбангалиевна бакчабызда тәрбияче, педагогларның даими, системалы эшләүләре шушы эшчәнлекләрдә чагылганын билгеләп үтте. Балаларның тырыш, һәр эшчәнлектә актив булуларын, район күләм конкурс, ярышларда катнашып урыннар яулауларын әйтеп үтте. Киләчәктә дә уңышларга ирешеп, яхшы укуларын, кешелекле булып үссеннәр дигән теләкләрен җиткерде.
-
Әй,рәхәт тә соң саф һавада кар көрәве! 07.02.2018

Әй, рәхәт соң саф һавада кар көрәве!
Нинди рәхәт урамда,
Рәхәтләнеп уйнарга.
Уйнап кына калмыйбыз,
Кечкенә дип тормыйбыз.
Кичтән яуган, мамык карны,
Тиз арада көрибез.
Икенче кечкенәләр төркеме булсак та,
Барына да өлгер без! (Тәрбияче Сабирова Р.Р.)
-
"Аюларга тәлинкә" 06.02.2018 Бүген уртанчылар төркемендә "Заманча әкиятләр. Әкиятләр илендә" атналыгы кысаларында балаларга аюлар өчен төрле зурлыктагы тәлинкәләр әвәләргә өйрәтү, пластилин белән эшләү алымнарын ныгыту; “зур”, “кечерәк” , “иң кечкенә” сүзләрен активлаштыру, әкияткә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.

-
Урамда күңелле 04.02.2018

Чанада да шуабыз
Чаңгыда да шуабыз
Командаларга бүленеп
Ярышып та алабыз!
(Фатихова Г.Х.)
-
Спорт - сәламәтлек чыганагы. 02.02.2018 Балаларда спорт уеннары, күнегүләре белән кызыксынуларын үстерү, спорт белән шөгыльләнү теләген арттыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан көндәлек саф һавага чыгу, анда төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар оештырыла. Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.

-
О внесении изменений 01.02.2018

В целях исключения необходимости повторных обращений граждан за дополнительной компенсацией гражданам, имеющим детей, посещающих дошкольные образовательные организации и в соответствии с п.2 ст.65 Федерального закона от 29.12.2012 № 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации», Исполнительный комитет Сабинского муниципального района Республики Татарстан внес изменения в Порядок предоставления компенсационных выплат гражданам. Подробнее с данной информацией вы можете ознакомиться в разделе «Для родителей», в подразделе "Часто задаваемые вопросы"












