муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Оформление нашей группы" 18.01.2018

Первая младшая группа учавствовала во Всероссийском творческом конкурсе " Новогоднее оформление" ,
и получила Диплом первой степени. (Восп. Хуснулина Г.Г.)
-
Күңелле математика 17.01.2018 Уртанчылар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар һәм теләп катнашалар. Бүгенге шөгыльдә алар металлофон тавышын санап, шул сандагы геометрик фигураларны ике рәткә тезделәр.Озынлыклары буенча фигураларны чагыштырып ,"озын, кыскарак, иң кыскасы"сүзләрен дөрес итеп кулланырга өйрәнделәр.

-
Түбәтәем-түбәтәй 16.01.2018

Бүген татар халкының милли бәйрәмнәре,киемнәре турында белемнәрен баету, милли баш киеме - түбәтәй белән якыннанрак танышу, аны татар орнаментлары белән бизәргә өйрәтү, татар булуыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге үткәрелде.
Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.
-
Кошларга ярдәм итик! 15.01.2018 Бүген уртанчылар төркеме балалары кошларга кышларга булышу,аларга ярдәм итү йөзеннән тагын бер җимлек элеп куйдылар. Уртанчылар төркеменнән Хайрутдинова Альбина алып килгән җимлеккә үз куллары белән җимнәр салып, кошларның килеп ашавын күзәтү балаларга искиткеч сөенеч булды. Балалар бик шатландылар. Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.

-
Минем канатлы дусларым 12.01.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләре ярдәме белән ясап алып килгән, җимлекләрне тәрбияче апалары Саматова Ләйлә Исмагиловна белән бергә элделәр. Балалар бик кызыксынып, кошларның, җимлеккә килеп, ашаганнарын күзәттеләр. Бу төр чаралар балаларда кошларга, барлык тереклеккә миһербанлык, шәфкәтьлелек, ярату хисе тәрбияли.
-
Чаңгычы смешариклар 12.01.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кул хезмәте шөгелендә "Кышкы уеннар" атналык тема кысаларында табигый материаллардан чаңгычы смешариклар ясадылар. Балалар бик кызыксынып шөгыльләнделәр.
тәрбияче Саматова Л.И.
-
Саф һавада чаңгыда йөрү! 09.01.2018

Кышын чаңгыда йөрибез
Саф һавада туйганчы.
Энергия, көч туплыйбыз
Битләр алсуланганчы.
Шигырьнең авторы: Вильданова Фарида Фаридовна.
(инструктор по физкльтуре Аубакирова Г.А.)
-
Соревнования по настольному теннису среди воспитанников детских садов на призы Деда Мороза! 29.12.2017 29 декабря 2017 года в преддверии Нового года прошли соревнования по настольному теннису среди воспитанников детских садов на призы Деда Мороза.По итогам соревнований команда детского сада №1 "Шатлык" заняла почетное 3 место. Поздравляем всех участников. Будьте здоровыми, сильными и ловкими! (воспитатель по физкультуре Аубакирова Гульназ Альфретовна.)

-
Котлы булсын, Яңа ел! 29.12.2017

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне ихлас күңелдән Яңа 2018 ел белән тәбрик итәбез!
Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык-сөенечләр, чиксез уңышлар алып килсен!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык, моң салып.
Яңа елда саулык, бәхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар таңнар якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Яңа елны көткәндә! 28.12.2017

Яңа ел алдыннан бакчабызны бизәү, яңа ел рухы өстәү максатыннан күл эшләренә күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр яңа ел символлары, төрледән-төрле чыршы, уенчыклар ясап алып килделәр. Балаларыбызны сөендереп күргәзмәдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.












