муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бәйрәм мизгелләре 28.02.2018

-
Кызлар бии 28.02.2018

-
Олы Кибәче балалар бакчасында семинар 27.02.2018 Бүген Олы Кибәче балалар бакчасында тәрбячеләр өчен "ФДББС тормышка ашыруда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү" исеме астында район күләм семинар үткәрелде. Икенче кечкенәләр, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар белән ачык эшчәнлек, "Зәлидә" уены, татар халык баш киеме түбәтәй тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Тәрбиячеләр түгәрәк өстәл артында бүгенге эшчәнлек буенча үзара фикер алыштылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Очрашу эчтәлекле, нәтиҗәле булды. Олы Кибәче балалар бакчасында эшләүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Соревнования по плаванию 27.02.2018

Сегодня в МБУ ФОК "Плавательный бассейн - Саба" провели соревнования за первенство по плаванию среди воспитанников подготовительных групп детских садов п.г.т. Богатые Сабы. Наши воспитанники Адгамова Азалия, Аубакиров Надир, Багманов Самир, Фатыхов Анвар, Зарипова Дина, Хасаншина Дилия выступали за честь нашего детского сада. Всем участникам соревнования вручили Грамоты и медали. Поздравляем наших участников и желаем им дальнейших успехов.
-
Бүген бездә бәйрәм! 26.02.2018

Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Беренче кечкенәләр төркемендә бүген "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Әти-әниләр төрледән - төрле биремнәрне чиштеләр, уеннарда катнашып өлгерлектә, җитезлектә көч сынаштылар. Кичә балаларның җырлы, биюле чыгышлары белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм күренешләре 26.02.2018

-
"Батырлыкта-матурлыкта" 22.02.2018

23 февраль ватанны саклаучылар көне.Ир -егетләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез.
Беренче кечкенәләр төркемендә балалар этиләренә уз тырышлыклары белән бүләк әзерләделәр.
(Тәрбияче: Хуснулина Г.Г.)
-
Батырлыкта-матурлык. 22.02.2018 Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Ватанны саклаучылар турындагы рәсемнәр аша белемнәрен ныгыттылар. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уянды, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләнде. Тәрбияче: Саматова Л.И.

-
Корабль ясадык 21.02.2018

-
"Гаилә бәйрәме" 21.02.2018 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре һәм балалары белән берлектә Аухадиева Н.Ә., Аубакирова Г.А., Валиева Д.И., Саматова Л.И., Фасхиева Г.Т. якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" уткәрделәр. Кичәне Миләүшә Корбангалиевна ачып җибәрде, ул әти-әниләрне котлап матур теләкләрен җиткерде.Бәйрәм балаларның чыгышлары, спорт уеннары белән үрелеп барды. Әти-әниләр, балалар бик актив булдылар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.Бәйрәм ахырында балалар күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр.













