муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Без, балалар, сезгә рәхмәтле! 09.05.2018

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия.
Яуда ятып калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
Безнең әтиләрнең бабалары
Ятып калган сугыш кырында.
Гасыр аша күчә истәлекләр,
Йөрәкләрдә алар барсы да.
Бабам хәтерләми үз әтисен,
Күзләреннән тама яшьләре.
Яуда ятып калган бабакаем,
Без, балалар, сезгә рәхмәтле!
-
Бөек Җиңү бәйрәме! 09.05.2018

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
Җиңү көне - Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 08.05.2018 Бүген бакчабызда 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан бәйрәм иртәсе уздырылды. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашып кайтмый калган халкыбызның батыр егетләре, улларын искә алдылар. Бабайларыбыз истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, бию, җырлар башкардылар.

-
9 май - зур бәйрәм 08.05.2018 9 май - Җиңү көненә карата әти-әниләр балалар белән берлектә открыткалар ясап алып килделәр. Кул эшләнмәләреннән матур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерзбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Мәңгелек ут янында 08.05.2018

Бүген уртарнчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәнгелек утка, билгесез солдат хәйкәленә бардылар. Сугыш кырында ятып калган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
-
Дендрарийга экскурсия 04.05.2018

Бүген зурлар төркеме балалары белән Лесхоз бистсендә урнашкан дендрарий бакчасына экскурсия оештырылды. Дендрарийда 300 төрле агачлар, куаклар, үсемлекләр үстерелүе турында, Европа, Азия, Ерак Көнчыгыш үсемлекләренең безнең яктагы һава шартларында ничек үсүләрен күзәтүләре, өйрәнүләре турында аңлатылды. Экскурсия эчтәлекле, кызыклы булды.
-
Урман хуҗалыгы музеенда 04.05.2018 Бүген зурлар төркеме балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Саба районында урман хуҗалыгының эшчәнлеге, аның тарихы, бик күп еллар урман хуҗалыгын җитәкләгән Миннеханов Н.М. эшчәнлеге белән таншытылар балалар. Безнең урманнарда үсүче үсемлекләр, киек-җәнлекләр, кошлар экспонатлары белән танышу аеруча кызыклы булды.

-
"Бүген бездә тамаша" 04.05.2018

"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы кысасында бүген уртанчылар төркеме балалары "Аюның туган көне" дип исемләнгән театр - тамаша күрсәттеләр. Урманда, матур өендә яшәүче аюны туган көне белән котларга авылдан кунак булып балалар, эт, кәҗә бәтие дә килгәннәр иде. Матур шигырьләрен сөйләп, күчтәнәчләрен аюга тапшырдылар. Эт аюны котлап бию әзерләп килгән, кәҗә шалкан белән кишер бүләк итте. Кечкенә артистлар да, карап утыручы нәни тамашачылар да бик канәгать калдылар бүгенге тамашадан. (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
"Чиста чишмә" акциясе 03.05.2018

Яз көне карлар эреп бетү белән безнең зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә "Чиста чишмә" акциясе үткәрелә. Кар астыннан чыккан чуп-чарларны җыеп махсус савытларга салу, чишмәләрне, сулыкларны һәм башка урыннарны чиста тотарга кирәклеге, табигатьне һәрдим кайгыртырга кирәклеге төшендерелә. Сабаның чишмәләргә бай булуы, һәрберсенең үз исеме булуы, аларның исемнәре ничек килеп чыгуы турында аңлату эше алып барыла.
-
Дуслык бәйрәме 27.04.2018

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслар булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшен дә.
Бүген бакчабызда балаларны берләштерүче, үзара дус булырга өндәүче күңеле чара "Дуслык бәйрәме" үткәрелде. Балалар шигъри юллар, җырлар, биюләр аша бер-берсе белән һәрдаим дус булырга кирәклегенә төшенделәр. А.Алишның "Чукмар белән Тукмар", "Биккуркак белән Бикбатыр" әкиятләрен, Г.Тукайның "Гали белән кәҗә", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен искә төшерделәр, мультфильмнарын карадылар.












