муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Без биибез - биибез... 03.04.2018

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
-
"Кошлар безнең канатлы дусларыбыз!" 02.04.2018

Кышның салкын бураннары үтте
Менә кабат җиргә язлар килде.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайттылар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый, җырлый оя сайлыйлар
Безнең якын дускайлар.
Зурлар төркеме.Танып - белү шөгыле.(Тәрбияче Фасхиева Г.Т.)
-
1 апрель - Көлке көне 02.04.2018
Без елмайсак, дөнья нурлана,Без елмайсак безгә күзен кыса кояш.Елмай син очраган һәркемгәШат йөзләр һәм елмаю тик булыр юлдаш.Без елмайсак җылы һәркемгәЙомшак кына, уйнап кына исә җил дә.Елмаю китмәсен йөзләрдәнЯңгырасын бары шат авазлар җирдә.1 апрель - Көлке көне уңаеннан бүген бакчабызда бәйрәм үткәрелде. Кунакка Слезинка белән Смешинка килде. Кызыклы уеннар, ярышлар, җыр, бию белән үрелеп барган бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде.
-
Ягын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 30.03.2018 Бүген бакчабызда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм хезмәткәрләр белән өйрәнүләр үткәрелде. Сигнал бирү белән балалар, хезмәткәрләр тиз арада җыенып "куркыныч" янамаган урында чыктылар һәм ничә кеше җыелып чыгуы турында мәгълүматны Миләүшә Курбангалиевнага тапшырдылар.

-
Чит телләр фестивале нәтиҗәләре 27.03.2018

Бүген балалар иҗат үзәгенә район күләм балалар бакчалары арасында чит телләр фестивале үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы балалары җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясап икенче урынны яуладылар. Инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Г.А., музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.А., Валиева Д.И., зурлар, мәктәпкә эзерлек төркеме кызларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре" 23.03.2018

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.Урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрәтү,җәяүлеләр чыга торган урынны “зебра” белән таныштыру. Светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату.Урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту ,алган белемнәрен хәтерләрендә калдыру максатыннан ,без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән,бакчабызның “ПДД” бүлмәсендә булдык.Балалар,юл йөрү кагыйдәләре,билгеләре,транспорт төрләре турындагы сорауларга ,бик кызыксынып җаваплар бирделәр.Зәвыклы рәсемнәр аша белемнәрен ныгыттылар.(Тәрбияче: Сабирова Р.Р).
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 23.03.2018

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бүген бакчабызда язны каршы алу бәйрәме Нәүрүз үкәрелде. Беренче, икенче кечкенәләр, уртанчы, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Кышны озатып Язны каршыладылар. Бәйрәм күңелле җырлар, матур биюләр, уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар. Нәүрүзбикә Кыш бабайга сынатмады һәм табигатьтә яз хакимлек итәргә тиешлеген исбатлады. Пешекче апаларыбыз кара бодай, дөге ярмаларыннан карга боткасы пешерделәр. Балалар да, хезмәткәрләр дә карга боткасын авыз иттеләр.
Көннәребез аяз булсын!
Илләр тыныч булсын!
Яңгырлар явып, игеннәр уңсын!
Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үссен! - дигән теләкләр җиткерелде.
-
Бердәмлектә көч 23.03.2018

Балалар бакчасында макулатура җыю буенча эш ел әйләнә оештырыла. Бу көннәрдә барлык әти- әниләр , балалар тырышлыгы белән бу өмә киң масштабта узды. Шушындый чаралар ярдәмендә балаларда әйберләрне исраф итмичә, сак караш тәрбияләү күздә тотыла. Бакчада, төркемнәрдә үткәрелгән эшчәнлекләрдә, тотылганнан калган материалларны : кәгазь,пластик әйберләрне теләсә кая ташламыйча, аерым капчыкка җыеп барырга кирәклеге аңлатыла. Өйгә кайткач та шул күнекмәләрдән файдалануның яхшы гадәт икәнлеге ассызыклап үтелә.(Тәрбияче Гилемханова Ә. Ә.)
-
Нәүрүз килә! 23.03.2018

Хуш киләсең, Нәүрүз!
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
-
Күңелле шөгыль -математика 21.03.2018 Бүгенге математика шөгыле балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч узды. Алар биеклеге буенча 3-4 предметны чагыштырырга өйрәнделәр. Төрле биеклектәге дүрт чыршыны кимү һәм арта бару тәртибендә урнаштырырга, биек, иң биеге, тәбәнәк, иң тәбәнәге сүзләрен кулланып, соңгы нәтиҗәне әйтә белергә өйрәнделәр.Таратма күрсәтмә материаллар белән үтүче математика эшчәнлеген балалар аеруча яратып көтеп алып шөгыльләнәләр. (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)













