Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Танец мальчиков с мамами. 04.03.2016

День 8 Марта - добрый, светлый, яркий:
Праздник милых мам, праздник красоты.
Мы желаем счастья, нежности, цветенья
В день 8 Марта - искренне, с душой!
-
Бездә – гаилә бәйрәме. 03.03.2016

Баланың әхлаклы, тәрбияле булып үсүе, гаилә нигезенең нык бердәм булуыннан тора.Гаилә никадәр бердәм булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.Менә шулай җиһанга җылылык өләшүче гаиләләр безнең “ Әллүки” балалар бакчасының зурлар төркемендә дә күп. Моның шулай булуын алар тагын бер кат “ Әтиләр һәм Әниләр көне” уңаеннан бакчабызда үткәрелгән гаилә бәйрәмнәрендә активлыклары,бердәмлекләре белән исбатлап күрсәттеләр. Музыка җитәкчебез Лилия Илдар кызы һәм тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган , гадәти булмаган “язгы кафега” кунакка килеп үзләренең заманча әниләр,”универсал” әтиләр булуларын күрсәттеләр. Бу кичәдән һәркем истә калырлык шатлыклы хисләр, матур кичерешләр алды. Матур бәйрәм мизгелләре һәр гаиләгә тагын бер кат бер - берсенә якынаерга, кадерлеләренең үзләренә никадәрле якын булуларын аңларга, тоемларга ярдәм итте.
-
Встреча в музыкальном весеннем кафе. 02.03.2016

Мы мам и пап сегодня наших пригласили,
Мы мам и пап сегодня нарядили,
Мы ими гордимся все сейчас,
И от души всех поздравляем вас!
-
“Гаилә бәйрәме” 02.03.2016

Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын- кызлар көнен берләштереп “Җырлы - моңлы язгы кафеда”дип исемләнгән чара үздырылды.(рольләрдә тәрбиячеләр: Кнопочка -Солтанова Г.Г.Клепа –Ибатуллина И.С,Фрекенбок-Шәрипова А.Р,оештыручы муз җитәкчесе Валиева Л.И). Балаларыбыз үзләренең өйрәнгән җыр –биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр,әниләребез малайлар белән янәшә биеделәр ,әтиләребез үзләренең көчле, кыю- батыр булуларын күрсәтеп уеннарда актив катнаштылар. Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр җылылык бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге .Без бу сорауларга җаваплар таптык hәм күңелле ял иттек.
-
Котлыйбыз!!! 01.03.2016

Март аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Широва Гөлнур Габдулфартовна, Хабибуллина Голчира Нотфулловна, Галиева Альфия Тагировна, Гарифуллина Фархана Фальвановна, Назмутдинов Руслан Шамилевич, Миннуллина Резеда Рафаэловна, Шаймарданова Лейсан Газимулловна! Сезне туган көннәрегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә зур уңышлар, шатлык - куанычлар, бәхет, озын, бәрәкәтле гомер телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвегезне генә телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелегездә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыклар кире кайтып,
Күрсәгез иде игелек.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга сездәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итегезче
Йөрәктәге барлык назларны.
-
"Бәйрәм белән , нәни дусларыбыз". 01.03.2016

Бүген 1 март көнне бакчабызда язның беренче бәйрәме сигезенче март уңаеннан бәйрәмнәр башланып китте. Шуларның тәүгесе икенче кечкенәләр төркеме балалары көче белән "Бәйрәм белән, нәни дусларыбыз" исеме астында үткәрелде. Шушы уңайдан без концерт номерлары әзерләп беренче кечкенәләр төркеме балаларын бәйрәмгә чакырып, анда эшләүче апаларны, нәни кызларыбызны бәйрәм белән котладык. Матур җырлар, биюләрне нәниләр бик яратып карадылар. Алар үзләре дә җавапсыз калмадылар. "Без матрёшкалар" җырын җырлап күрсәттеләр. Бәйрәм дәртле музыка астында күмәк бию белән тәмамланды. (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М. музыка җитәкчеләре Валиева Л.И. Канафиева Л.М).
-
"Бергәләп күңел ачыйк" 01.03.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре һәм балалары белән "Бергәләп күңел ачыйк" дип аталган гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм балаларның "Рәхмәт,әнием" җыры белән башланып китеп,алга таба "Чәчәк биреш", "Табышмакка җавап тап","Оста төзүче", "Бу нинди җырдан?","Кызыклы сораулар", "Күз бәйләп балаңны яса" уеннары белән дәвам итте. Кичә балаларның матур җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнән һәрберебез рухи азык алып, күтәренке күңел белән таралыштык. Кичәне үткәрүдә тәрбиячеләр Шарипова Ф.М, Хайрутдинова Г.М, музыка җитәкчеләре Валиева Л.И, Канафиева Л.М.лар зур тырышлык куйдылар.
-
Киттек әйдә утырып... 29.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән "Мин шофер абый"исеме астында музыкы шөгыле үткәрелде .Балалар музыка астында җырның эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясап биергә өйрәнделәр.Максат: балалар төрле интонацияләр ярдәмендә исәнләшеп,балаларны кабатланган аваз ияртеменә кушылырга теләк уяту;гади бию хәрәкәтләрен,җырның эчтәлеге буенча башкарырга теләк уяту;балаларда музыкаль әсәрне тынлый белү кунекмәләре формалаштыру;образга керә белергә өйрәтү.
-
Мастер класс "Божья коровка" 26.02.2016

Воспитателем Ахтямовой Р.М. был проведен мастер класс, где педагоги познакомились с нетрадиционной техникой работы с бумагой -модульной аппликацией.Техника при которой образ получается путем наклеивания множество одинаковых форм.В качестве основы для модульной аппликации могут исьпользоваться вырезанные кружки,квадратики,триугольники ,либо просто рванные бумажки.
-
Мастер-класс 26.02.2016

Хайрутдинова Г.М. тәрбиячеләргә пластилиннан язгы чәчәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Тәрбиячеләрнең пластилин белән традицион булмаган алымнар кулланып эшләү буенча белемнәре киңәйтелде. Пластилинография техникасын кулланып эшләгән картиналарны бүләк итү, бүлмәләр бизәү өчен кулланырга мөмкин булуын әйтеп үтте.









