Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Конкурс "Бәхет иле-балачак" 08.02.2016

Сабаның Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында "Бәхет иле-балачак" конкурсы булып үтте. Бу конкурста безнең "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеменнән Руфинә Ярмухаметова катнашты (җитәкчеләре - Валиева Л. И., Канафиева Л.М.). Ул вокал номинациясендә чыгыш ясады. Һәм үзенең "Мин чикерткә" җыры белән өченче урынны яулады. "Әллүки" балалар бакчасы коллективы Руфинәне бу җиңүе белән тәбрик итә. Аның әти-әнисенә, музыка җитәкчеләре Лилия Илдаровнага, Ландыш Миннеракиповнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Нанизывание колец на стержень 05.02.2016

Цель деятельности: Развивать у детей умение результативно действовать с игрушками, развивать координацию мелких движении кистей рук; учить понимать слово надень, сними, кольцо.
Детям выдаются кольца разного размера, при этом приговариваем « наденем колечко, еще колечко наденем, еще колечко наденем! А теперь снимем колечко, еще снимем колечко, все сняли»! Дети могут надевать и снимать столько раз сколько им захочется. После деятельности игрушки даются детям для самостоятельной игры.
Воспитатели Курбанова Н.Х., Ибатуллина И.С..
-
"Мин шофёр". 04.02.2016

Соңгы елларда районыбызда автотранспорт саны артканнан арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл - транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Балачакта алган белем һәм күнекмә-ләр яхшы үзләштепелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү,транспортта үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру без тәрбиячеләрнең ,барлык педагогларның изге бурычы булып тора. Шушыларны күздә тотып бүген беренче кечкенәләр төркемендә (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М.) " Мин шофёр" исеме астында күңел ачу чарасы булып үтте.Без балалар белән автобуска утырып сәяхәткә бардык. Юлда барганда машинаның нинди өлешләрдән торуын ачыкладык, юлда, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп белгәннәребезне ныгыттык. Сәяхәт күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан "Мин шофёр"җырын тыңлап сәяхәтебезне тәмамладык.
-
Игра «Шароброс» 04.02.2016

Цель игры: Учить детей различать форму шара, круга и размера «большой» и «маленький», вывести названия «большой» и «маленький».Дети получают шары 2- х размеров. Воспитатель показывает, как пользоваться игрушкой приговаривая:вот большой шар (дает детям подержать его), это маленький шарик (дает детям подержать). Вот они покатились. К большой кукле большой шар, к маленькой кукле маленький шарик.
Воспитатели: Курбанова Н.Х. Ибатуллина И.С.
-
"Светофор минем дустым". 03.02.2016

Бу атна бакчабыздагы эшчәнлек "Юл лабиринты" темасы астында үтә. Әлеге тема бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булып торганлыктан балаларга кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәркемнең зур бурычы булып санала. Шушы максаттан чыгып атна дәвамында төрле әңгәмәләр, күзәтүләр, уеннар үткәрәбез. Ә бүген безнең икенче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М.) "Минем дустым светофор" исеме астында иҗади - сәнгать эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең беренче өлешендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, светофорның ни өчен кирәк булуын, төсләренең ни аңлатуы турында сөйләшү алып барсак, икенче өлештә светофорны әвәләп ясадык. Эшчәнлек Шәүкәт Галиевның "Светофорның өч күзе" шигыренә нигезләп "Светофор" уенын уйнау белән тәмамланды.
-
"Бездә бүген - КВН!" 01.02.2016

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләренә балалар белән үзенчәлекле уен - КВН тәкъдим ителде. Уен туган телгә, логик фикерләүгә, математик табышмаклар, төрле кызыклы биремнәр чишүгә, рус һәм инглиз телләренә, яраткан әкиятләргә багышланган иде. Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр... Балалар шул дәрьяның хәзинәләрен барладылар. "Лунтики" һәм "Бурундуки" командаларына бүленеп, ике команда да үзләре белән таныштыргач, биремнәрне дөрес итеп чиштеләр, рус һәм инглиз телләрендә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.Болар барысы да музыкаль паузалар белән үрелеп барды. Һәр дөрес эшләгән биремнән соң, командаларга очколар - смайликлар куелды. Уен ахырында ике команданың да тигез санда очко җыйганлыклары ачыкланды. Шулай итеп, КВН дуслык җиңүе белән тәмамланды! Уеннан соң сүз сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызына бирелде. Ул мәктәпкә балаларны кабул итү тәртибе, укучыларның төрле конкурслардагы, олимпиадалардагы җиңүләре турында сөйләп үтте, әти-әниләргә киңәшләрен җиткерде. Мәктәпкә килеп, танышырга, балалар белән тест үтәргә мөмкин булуы турында да әйтте. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы, аңлаешлы җаваплар алдылар.
-
Котлыйбыз!!! 01.02.2016

Февраль аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Абубакирова Райлә Габделахатовна, Хайрутдинова Голнур Махмутовна, Шарипова Алсу Равилевна, Сайфуллина Залифа Зуфаровна. Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар, чиксез бәхетләр телибез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безенең күркәм теләкләр.
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 29.01.2016

Балалар бакчасының гаилә белән үзара эшчәнлекнең бер формасы булып әти-әниләр җыелышы тора. Гаилә белән социаль партнёрлык системасы аша эшчәнлекне оптималь дәрәҗәдә булдыру, традицион булмаган эшчәнлек формаларын кертү, педагогларның әти-әниләрне балалар белән үзара конструктив эшчәнлеккә тарту - зурлар төркемендә бүген үткән әти-әниләр җыелышының төп максатлары булды. Җыелышны тәрбияче Гараева М.М. ачып җибәрде, якынлашып килүче гашыйклар көне турында сөйләгәннән соң, мастер-класс үткәрде: әти-әниләр балалар белән бергә "торцевание" ысулы белән йөрәк силуэтын бизәделәр. Мастер-класс барышында балалар белән инглиз, рус телләрендә чыгышлар, динамик (Широва Г.Г. җитәкчелегендә) һәм музыкаль (Валиева Л.И. җитәкчелегендә) паузалар оештырылды. Тәрбияче Шакирова Э.А. әти-әниләргә "5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле" темасына презентация тәкъдим итте. Җыелыш бакча күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшыру белән төгәлләнде. Әти-әниләр җыелышларны традицион булмаган формада үткәрү файдалы, кызыклы, кирәкле булуын әйттеләр һәм алга таба да шулай оештыруны сорадылар.
-
Развлечение "Вирус" в королевстве русского языка. 29.01.2016

В рамках недели русского языка в детском саду прошло развлечение под названием "Вирус" в королевстве русского языка". Во вступительной части развлечения прошла беседа о великом русском языке. По ходу развлечения дети играли в пальчиковые, словесные и подвижные игры, исправляли ошибки Незнайки. Также на русском языке пели песни, рассказывали стихи и отгадывали загадки. Затем дети с удовольствием смотрели мультфильм "Мельница - чудесница". Воспитательница по русскому языку Широва Г.Г. дала детям советы и рекомендации не забывать, любить свой родной язык и хорошо учить русский язык.Беречь и гордиться им!
-
“Эшчәнлектә бердәм аралашу” 28.01.2016

Балалар бакчасында математика эшчәнлегендә вак моториканы үстерү темасына балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту әти –әниләр белән бердәм аралашу максатыннан уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләр : Солтанова Г.Г. Ибатуллина И.С.- рус теле тәрбиячесе Широва.Г.Г. - муз җитәкчесе Валиева Л.И. - логопед Кыямова Г.Н.- өлкән тәрбияче Халиуллина Г.Н ) җитәкчелегендә мастер класс үткәрелде . Җыелыш инглиз телендә җыр – әңгәмә белән башланды, сюжетлы әкияттән фигуралар белән төзү,туплар һәм карандашлар белән кул чукларына күнегүләр, ял минутлары, манный ярмасы белән уеннар аша эшчәнлекне оештырдык.Синквейн ысулы белән танышып әти-әниләр иҗади сәләтләрен ачып шигыр яздылар, көндәлек алып барылган эшчәнлектә катнашып тәрбияче хезмәтенә карата уңай фикердә калдылар.









