Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
“Суган уңышы – хезмәт табышы” 25.02.2016

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләре Солтанова Г.Г. Ибатуллина И.С.һәм тәрбияче ярдәмчесе Загидуллина Х.Х) җитәкчелегендә бик күп кырлы эш алып барыла. Табигать почмагында яшь үзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, фиалка.традескан- ция,герань утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә төбендә суган үстердек , аның үсешен күзәтеп,әңгәмәләр үткәрү шигырь-табышмаклар өйрәнү,суганның файдалы якларын ачу балалар өчен бик кызыклы булды. Һәм бу эшнең нәтиҗәсе гаиләдә бала үстергән суганнан файдалану балада хезмәт тәрбиясе алу, хезмәткә хөрмәт уятты.
-
"Әкияттерапия" 24.02.2016

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры тирә-юньне йотлыгып өйрәнү,күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалаштыруда мөһим чор. Балаларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өчен өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапия һәм бармак уеннарының өлеше мөһим урын алып тора. Шулай ук баланың сөйләм телен үстерүдә боларның ярдәме зур булганлыктан без үзебезнең икенче кечкенәләр төркемендә әкияттерапия һәм бармак уеннарын бик яратып уйныйбыз. Ә бүген исә без "Шалкан" әкиятен уйнадык. Балалар уенда бик теләп катнаштылар,мөстәкыйль рәвештә рольгә кереп уйнадылар. Бу чара алар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч булды. (Тәрбиячеләре Шарипова Ф.М.).
-
Дидактическая игра «Волшебная лягушка» 20.02.2016

Цель: Закрепить знания детей об игрушках. Расширять запас понимаемых слов, знания об окружающих предметах и игрушках (использовать 2 -3 новых предмета). Учить называть их определять знакомые игрушки на ощупь. Учить детей на вопрос «что это» отвечать полным предложением, состоящим из 2 – 3 слов. Обращать внимание на величину, цвет, форму рассматриваемых предметов, учить обозначать словом отличительные качества. Воспитатели Курбанова Н.Х, Ибатуллина И.С.
-
Суган утырту 18.02.2016

Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү; суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар белән бергәләп суганның үсешен күзәтәбез.
-
"Рисуем красками" 18.02.2016

Художественное творчество формирует у детей интерес к эстетической стороне окружающей действительности.Воспитывает доброжелательное отношение ,развивает самостоятельность,активность в овладении простыми приемами рисования кистью и красками разных цветов.
-
"Ел тәрбиячесе-2016" 17.02.2016

17 февраль көнне Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең "Әллүки" балалар бакчасыннан Абубакирова Раилә Габдулахатовна катнашты. Ул мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән "Экологик КВН" үткәрде.
-
«Армейский калейдоскоп». 17.02.2016

На этой неделе наш детский сад работает над темой «Армейский калейдоскоп», и дети продолжают знакомиться с историей и традициями праздника 23 февраля – День Защитника Отечества. В беседах, рассказах и на различных мероприятиях они закрепляют знания об армии, о рядах войск. Мы, воспитатели продолжаем воспитывать в детях уважительное отношение к защитникам нашей Родины.
На образовательной деятельности по речевому развитию детей старшей группы проводилась беседа на эту тему. Дети внимательно слушали беседу воспитателя, рассматривали иллюстрации, читали стихи и отвечали на вопросы. В конце образовательной деятельности они с удовольствием слушали рассказ А.Митяева «Почему Армия всем родная». Беседа и рассказ воспитателя на эту тему очень затронула детей, а дети в свою очередь остались очень довольными. В конце беседы воспитатель дала свои советы мальчикам в будущем быть достойными, сильными, мужественными и смелыми, чтобы стать защитниками нашей Родины.
-
“Очкычлар илне гизәләр” 17.02.2016

Уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көне белән таныштырып очкычның (самолет), вертолетның өлешләрен, формасын аерырга һәм атарга өйрәндек,солдат, очучы, диңгезче, очкыч, вертолет, кораб сүзләре хисабына сүзлекне активлаштырдык. Әвәләү эшчәнлегендә вертолет ясап солдатлар турында җыр тыңладык,очкылар уенын уйнадык. Аларда очучы, диңгезче, хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотик хисләр, малайларда көчле, кыю булу теләге тәрбияләдек. Армия темасы балаларда илне саклаучы сугышчылар турында күзаллау формалаштырды. “Ватанны саклаучылар” төшенчәсен ачыклап балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгы, игътибарлылыгы кызыксынучанлыгы үсте .
-
"Муса Җәлил - герой шагыйрь" 17.02.2016

Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый , чөнки туган җир әти - әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә бала тәрбия-ләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә ,Ватанга мәхәббәт , патриотик хисләр тәрбияләү тора.Ә нәрсә соң ул патриотизм? "Патриот ул - үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм -патриотларга хас булган күренеш, үз иленә, халкына мәхәббәт". Яшь буында патриотизм хисен уятуда матур әдәбиятның роле бик зур. Аның иң яхшы үрнәге герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.Бакчабызда "Армия калейдоскобы" атналыгы һәм Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә Муса Җәлил, аның иҗаты белән таныштык. Балалар шагыйрьнең портретын, китапларын карадылар. Ә аннан соң без "Әтәч" шигырен укып әтәч турында әңгәмә алып бардык. Эшчәнлек "Әтәчем" җырын җырлау белән тәмамланды.
-
"Бишек җырлары - киләчәгебез нигезе" 16.02.2016

Ана һәм Бала! Бер - берсенә алардан да якын җан ияләрен табып була микән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел , милләт ,кешелекне дәвам иттерү , яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләгән. Ул сабыена ягымлы , җылы , назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең иң изге теләклә-рен , өмет - хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия , баланың теле ачылуда , зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы ул.Бала күңеленә ана назы , бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. Менә шушыларны күздә тотып без бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М) "Йокла курчак , нәни курчак" исеме астында чара үткәрдек. Эшчәнлек барышында балалар бишек җыры тыңладылар , курчакны тирбәтеп йоклаттылар. Әниләре җырлаган бишек җырларын көйләп күрсәттеләр. "Бишек җыры!" Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы , матур сүзләр , матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң агылсын да агылсын иде!









