Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
“Кар бабай килде кунакка”. 02.02.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеменә (тәрбиячеләре Хазиева А,Х) ябыштыру шөгыленә, үзенә иптәшләр эзләп Кар бабай килде. Балалар тырышып аңа иптәшләр ябыштырдылар. Күзләрен, борынын, кулларын фломастерлар б/н ясадылар. Кар бабай мактагач, балаларның бик күңелләре булды.
-
“Саф һавада хезмәт”. 01.02.2018

Икенче кечкенәләр төркеме балалары(тәрбиячеләре Хазиева А.Х б\н) саф һавага чыккач, бик теләп бәләкәй көрәкләр б/н кар көриләр. Алар шулай Раиль абыйларына булышуларына бик сөенәләр
-
Әминәгә туплар 31.01.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеменә(тәрбиячесе Габбасова Л.Р.) елап Әминә курчак керде. Ул үзенең тубы суга төшкәнен әйтте. Балалар “Туп” шигырен сөйләп Әминәне юаттылар. Курчак дусларына да туп кирәклеген әйткәч, балалар, бик сөенеп, аңа булышырга булдылар. Алар әзер туп шаблонын бармаклар ярдәмендә буяп бирделәр. Әминә бик сөенде,рәхмәт әйтеп, кайтып китте.
-
Котлыйбыз! 26.01.2018

Берничә атна дәвамында, хезмәт коллекивларының хатын-кызларының волейбол ярышлары барды. Безнең подгруппада 5 команда иде. 4 уенда командабыз кызлары "Шоколад", "Пенсионный". "Одаренка", "Банк" командалары белән бик тырышып уйнадылар. 2 уенда җиңеп, 2 уенда җиңелеп командабыз 3 урынга лаек булды. Уенчы кызларыбызны, җанатарларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы спорт ярышларында уңышлар телибез!
-
Коймаклар 26.01.2018

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеменә песи “Мырлый” килде. Аның бик тә тамагы ачкан булган, ул, мыр-мыр килеп, балалардан ашарга сорады.Ул үзенең коймак ашыйсы килүен әйтте. Балалар апалары белән камыр басып, тәмле коймаклар әвәләделәр. Песи сөенде, рәхмәт әйтте.
-
"Геометрик фигураларны танып белү" 26.01.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Х. б/н математикадан “Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам итү” темасы буенча ачык шөгыль күрсәттеләр.
Шөгыльгә эт-Акбай килгән иде. Балалар өчпочмак белән таныштылар, түгәрәк һәм квадратны дөрес танып атадылар. Үз тәннәрендә ориентлашырга өйрәнделәр,уң һәм сул кулларны аера белү буенча да эшчәнлек алып бардылар.
Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштырдылар. Озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләрен активлаштырдылар. Акбай эшчәнлек ахырында балаларны мактагач, аларның күңелләре тагын да үсеп китте.
-
Су һәм аның үзлекләре 24.01.2018

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Мөхәммәтшина С.С. белән кайбер әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә керүен (кар - суга әйләнә, су - бозга әйләнә) сынап, тәҗрибәлэр үткәрергә өйрәнделәр. Балалар күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерүне дәвам иттеләр. Күзәтүләр һәм алган белемнәренә таянып, табышмаклар төзергә өйрәнделәр. Тирә-юньдә күргәннәрдән чыгып нәтиҗә ясый белү күнекмәләре тәрбияләнде.
-
"Уенчыклар бездә кунакта” 23.01.2018

Бүген, 1 нче кечкенәләр төркеменә тылсымлы капчык алып Куянкай-Назлыкай килде. Балалар капчыктан берәмләп уенчык алып аларның исемнәрен
атадылар.Төсне,зурлыкны атап балаларның сүз байлыклары артты,аралашу осталыгы формалашты.Назлыкай алып килгән уенчыклар белән уйнау
балаларга бик ошады.
-
Чаңгы юллары 22.01.2018

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
“Әбиемнең серле сандыгы”. 18.01.2018

Бүген икенче төркеме балалары (тәрбиячеләре Хазиева А.Х. ) атна темасы уңаеннан, ана теле шөгылендә- серле сандык һәм аның эчендәге әйберләр б/н таныштылар. Чулпы, алка, йөзек, беләзек, муенсаларны балалар бик кызыксынып күзәттеләр. Шөгыльгә татар кызы-Ләйлә һәм татар малае Азат та килгән иде. Балалар аларның киемнәренә сокландылар. Татар үрнәкләре б/н таныштылар. Һәм шөгыльне татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз” б/н тәмамладылар.












