Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Район семинары 14.12.2017

Бүген Саба №4нче «Кыңгырау” балалар бакчасында “ ФДББС таләпләренә нигезләнеп балаларның сөйләм телен үстерү” темасына район семинары үтте. Мөдир Файзрахманова Р.Ф. кунакларны кыскача бакча тормышы белән таныштырып үтте. Өлкән тәрбияче Валимухаметова Л.Р. "Балаларның сөйләм телен үстерүдә заманча технологияләрне куллану"темасына чыгыш ясады. Педагогларыбыз сөйләм үстерү буенча төрле технологияләр кулланып эшчәнлекләр күрсәттеләр. 1 кечкенәләр төркеме балалары белән "Әбидә кунакта"(Габбасова Л.Р.), мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән рус телендә "Зимушка-зима" (Мавлявиева Л.А.), инглиз телендә "Винни-пухта кунакта" (Гараева А.М.), зурлар төркеме балалары белән "Цветик-семицветик" (Халимова М.Р.). Хазиева А.Г., Галимуллина А.Р., Якупова Г.Г.лар семинарда катнашучы тәрбиячеләр белән берлектә мастер-класслар күрсәттеләр. Семинар "Развеселый теремок" мюзиклы белән тәмамланды. Мәгариф бүлеге баш белгече Гумерова Л.М. семинарга уңай бәя бирде, тәрбиячеләргә үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Килгән кунаклар, семинарга багышлап, «Синквейн» технологиясен кулланып шигырь чыгардылар.
-
Һөнәрләрнең барысы да яхшы. 13.12.2017

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче икенче иң кечкенәләр төркеме балалары бу атнада шофер һөнәре белән таныштылар. Соңрак машиналар “йөртеп” карадылар, ә шофер һөнәре малайларга гына түгел , кызларга да бик ошады.
-
Бассейн көнне өйдә калып булмый 12.12.2017

Саба йөзү бассейнына бик яратып йөри балалар. “Кынгырау” балалар бакчасыннан бассейнга йөрүче зурлар төркеме балалары да үзләренең чиратларын зарыгып көтеп алалар. Әле кайчан гына суга керергә куркып торучы малай-кызлар, су астыннан рәхәтләнеп йөзәләр. Төрле күнегүләрне тиешенчә үтәргә өйрәнеп өлгергән инде алар. Күзләре очкынланып, йөзләренә елмаю куна аларның судан чыкканда. Бик яратып йөрүләрен әти-әниләре дә гел искәртеп тора: “Бассейнга барасы көнне хич өйдә калырга теләмиләр”,- ди алар.
-
Конкурс " Я лето маме подарю ! " 11.12.2017

Летом дети подготовительной группы участвовали во всероссийском конкурсе на тему " Я лето маме подарю! " И вот подвели итоги конкурса. Победителям вручили дипломы. Дети были очень рады.
-
"Саф һавада хезмәт" 08.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары саф һавага чыккач уйнап кына калмыйлар, ә хезмәттә куялар. Алар агач көрәкләр б/н кар көриләр. Бу төр эш аларга бик ошый, алар аңа бик җаваплы карыйлар. Күмәк эшләр башкарганда, балалар тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше булуларын тоялар.
-
МАТЕМАТИКА ШӨГЫЛЕ. 06.12.2017

БҮГЕН 2 НЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНЕҢ (ХАМИДУЛЛИНА Р.Р) МАТЕМАТИКА БЕЛЕМ БИРҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМШАККАЙ КУНАККА КИЛДЕ. БАЛАЛАР ЭШЧӘНЛЕКТӘ АЗ ҺӘМ КҮП ТӨШЕНЧӘСЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫЛАР ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ ТИРӘДӘН АЗ ҺӘМ КҮП ПРЕДМЕТЛАРНЫ ТАБЫП АЛГАН БЕЛЕМНӘРЕН НЫГЫТТЫЛАР. ПРЕДМЕТЛАРНЫ КУЮ ЮЛЫ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫРГА ОЗЫН-КЫСКА, ОЗЫНРАК-КЫСКАРАК ТӨШЕНЧӘЛӘРЕН КУЛЛАНУНЫ НЫГЫТТЫЛАР.
-
CУГАН УТЫРТТЫК 05.12.2017

БҮГЕН 2 НЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ(ТӘРБИЯЧЕ ХАМИДУЛЛИНА Р.Р) БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН СУГАН УТЫРТТЫК. АЛАР ХӘЗЕР ШУШЫ СУГАННЫҢ КЫЯГЫ ҮСУ ПРОЦЕССЫН ЗУР КЫЗЫКСЫНУ БЕЛӘН КҮЗӘТӘЧӘКЛӘР. БАЛАЛАР ЯШЕЛ КЫЯКНЫҢ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА БИК КҮП МӘГЬЛҮМАТ АЛДЫЛАР. АНЫҢ ОРГАНИЗМ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ ВИТАМИННАРГА БАЙ БУЛУЫН БЕЛДЕЛӘР.
-
"Ел тәрбиячесе -2018" 04.12.2017

Бүген безнең бакчабызда "Ел тәрбиячесе-2018" Республика конкурсының муниципаль этабының беренче зона туры үтте. Конкурста 4 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты. Эшчәнлекләр бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иделәр.Олы -Нырты "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Хаҗиева А.М. "Галәмгә сәяхәт", Юлбат" Ромашка" балалар бакчасыннан Рахимуллина Р.Х. "Смешариклардан күчтәнәч", Иске Икшермә "Кояшкай "балалар бакчасыннан Баширова А.В. "Икмәк кайдан килә?", №4 "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Гараева А.М. "В гостях у Винни-Пуха" темаларына эшчәнлекләр күрсәттеләр.
Конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды: 2 турга - Гараева А.М. һәм Хаҗиева А.М. лар үттеләр. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алдагы турларда уңышлар телибез! Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Җәнлекләр урманда яшиләр. 01.12.2017

Бүген 1нче кечкенәләр төркеме балаларын тәрбияче Габбасова Л.Р сәяхәткә урманга алып барды. Урманда яшәүче җәнлекләр белән танышуны дәвам итеп, балаларның белемнәрен киңәйтте,аларны таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтте. Җәнлекләргә сак караш,мәхәббәт тәрбияләү һәм ярдәм итү теләге уятты.
-
Табигать почмагы 01.12.2017

«Экология елы» кысаларында бакчабызда «Иң яхшы табигать почмагы”а конкурс үткәрелде. Уртанчылар төркеменең табигать почмагы да әти-әниләр ярдәме белән табигый материал, күрсәтмә материал, дидактик уеннар һ.б. белән тулыландырылды.Хәзер балалар зур кызыксыну белән аларны күзәтәләр, үзләренә яңа мәгълүмат туплыйлар.
.












