Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Нәниләр чыршы бәйрәмендә. 28.12.2017

Ясле төркеме балалары чыршы бизәлгән залга килгән Кыш бабай, Кар кызы, Акбайны бик сөенеп каршы алды. Яңа 2018 ел хуҗасы этне күргәч нәниләр бергәләп "Һау-һау, вау-вау!"- дип өреп күрсәттеләр. Кунаклар белән бергәләп кар йомарламнарын кәрзингә җыеп тутыргач, матур бию көенә барысы бергәләп биеп алдылар. Кыш бабай китәр алдыннан балаларга үз кулы белән бүләкләр өләште.Чыршы бәйрәменнән бик сөенешеп таралышты нәниләр.
-
Яңа ел кичәсе 27.12.2017

27 декабрь көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары б/н Яңа елга багышланган күңелле тамаша булды. Иске елның символы -Әтәч, яңа ел символы-Эт, Кар кызы һәм Кыш бабай кереп балаларның һәм килгән кунакларның күңелләрен күтәрделәр . Барлык тамашачылар да бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
26.12.2017

Районыбызда барлык бакчаларда да Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Шул уңайдан 24 декабрь көнне "Кыңгырау" балалар бакчасы хезмәткәрләренең чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә 50 ләп бала катнашты. Балалар Кыш бабайга җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр. Әтәч белән этнең бәйрәмгә килеп күмәк уеннар уйнатулары балаларга бигерәктә ошады. Бәйрәм ахырында профком рәисе Габбасова Л.Р. хезмәткәрләргә яңа ел пакеты өләште.
-
Яңа ел белән сезне!!! 25.12.2017

Яңа өмет белән яңа еллар килэ.
Ачылсыннар ябык капкалар.
Бар кешелек өчен теләк телик.
Кушылсыннар безгә башкалар.
Күз яшьләре онытылып торсын
Артта калсын кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар Янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар
Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз.
Теләкләрнең иң зурысын җиткерү өчен, бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.
-
Воспитатель года -2018
20.12.2017
Сегодня на базе детского сада №2 "Эллуки" прошел второй муниципальный этап республиканского конкурса "Воспитатель года-2018". Наш детский сад представила воспитатель Гараева Альфия Мубаракшовна. Она выступила с презентацией по своей методической теме " Роль физкультминуток в обучении дошкольников английскому языку" и показала увлекательное занятие на английском языке "В готях у Винни-Пуха". Желаем Альфии Мубаракшовне дальнейших творческих успехов и победы!!!
-
“Озын, кыска, бертигез”. 19.12.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары математика шөгылендә (тәрбиячеләре Хазиева А.Х б/н) озын, кыска, бер тигез төшенчәләрен өйрәнделәр. Алар үзләренең шарфларын чагыштырып, кайсы озын, кайсы кыска икәнен белделәр. Ахырдан шарфлардан түгәрәк-кош оялары ясап “Кошлар ояда” дигән хәрәкәтле уен уйнадылар.
-
Яңа ел килә!
19.12.2017
Урамнарда – Яңа ел алдыннан гына була торган матурлык. Игътибарны аеруча кар сыннары җәлеп итә – кем куллары белән тудырылган матурлык икән бу? Һәм шунда ук үзеңә җавап та бирәсең: кемнеке белән булсын инде, һәрвакыттагыча, безнең бакча хезмәткәрләренеке!
-
Котлыйбыз!
18.12.2017
Бу уку елында безнең бакчабыздан 2 тәрбиячебез педагогик аттестация үтте. 2 кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Хазиева Алсу Габдельхамитовна беренче квалификацион категориясен раслады, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна беренче квалификацион категориягә тәүге тапкыр ия булды. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз һәм эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
-
"Зур һәм кечкенә коймаклар" 15.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген әвәләү шөгылендә, (Тәрбиячеләре Хазиева А.Х б/н) Әминә- курчакка зур һәм кечкенә коймаклар әвәләделәр. Алар зур пластилин кисәгеннән, зур һәм кечкенә кисәкләр чеметеп алырга өйрәнделәр, түгәрәк хәрәкәтләр белән кисәкләрне әвәләп шарны уч төпләрендә изеп коймаклар ясадылар. Балалар үзләренә куелган максатка ирештеләр.
-
Яңа ел алдыннан. 15.12.2017

Төрле бәйрәмнәр алдыннан балалар бакчаларында үткәрелә торган кул эшләнмәләре күргәзмәсе анда тәрбияләнүчеләргә үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Мондый чараларның Яңа ел бәйрәменә багышланганнары да була. Яңа ел алдыннан әти-әниләр белән балалар кабул итү бүлмәсен бизәү өчен иң яхшы кул эшләнмәләре конкурсында бик актив катнашалар. Алар үзләренең фантазияләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме әти - әниләре һәм балалары да бу чарага теләп катнашалар.












