Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Дымково кызлары әвәләү 17.10.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Якупова Г.Г.) Дымково авылында урнашкан "мастерскойда" төрле сыннар әвәләүче сынчылар янында булган диярсен! Бик матур рус кызлары әвәләп, аларны акшарладылар. Дымково бизәкләре төшереп , киемнәрен буяуны гына дәвам итәсе калды. Һәр курчакка җан кереп биеп китәр кебек.
-
Балаларга кызыклы һөнәр. 15.10.2019

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Balahoner проектында 26 һөнәр белән танышты. Терлекче, фермер, сыер савучы булу өчен иң беренче чиратта малкайларны яратырга, аларга якын булырга кирәклеген төшенделәр. Алимас абыйлары шул кадәр аңлаешлы, кызыклы әңгәмәгә җәлеп итте аларны. Тырышып-тырышып "сыер савып " карау, нәни бозауларны күзәтү, аларны сыйпап карау ошады балаларга.
-
Россия - большое государство 14.10.2019

По тематическому плану ДОУ началась неделя "Россия - большое государство. Единство народов".
На занятиях дети знакомятся:
1. С символикой России
2. С национальностями, проживающими на территории России
3. С природой и животным миром России
4. С профессиями, востребованными в РФ.
5. С правилами дорожного движения на дорогах РФ.
-
"Сабам минем гүзәл ягым". 09.10.2019

Атна темасына нигезләнеп зурлар төркеме балалары, туган ягыбыз-Саба турында проект эше әзерләп килеп, шуны якладылар.
-
"Музыка шөгыле урамда" 07.10.2019

Зурлар төркемендә, бүген музыка шөгыле традицион булмаган формада, урамда үтте. Атна темасына нигезләнеп музыка җитәкчесе Алсу Ренатовна шөгыльне Татарстан гимныннан башлады. Сабабыз турында әңгәмә алып барды. Туган ягыбыз турында җыр җырлатты. Татар халык уеннарын уйнатты. Балаларга мондый шөгыль бик ошады.
-
"Йомры икмәккә дуслар әвәлибез" 02.10.2019

"Икмәк яшәү терәге" атна темасына нигезләнеп бүген уртанчылар төркеме балалары тозлы камырдан йомры икмәккә дуслар әвәләделәр. Башта онның,камырның үзлекләре белән таныштылар, аннан камырны суга,буяга салып тәҗрибә үткәрделәр.
-
" Икмәк тормышның җимеше. " 02.10.2019

Тәрбияче Богавеева Г. Ш. җитәкчелегендә сөйләм үстерү шөгеле үтте. Балаларга ипинең әһәмияте турында презентация күрсәтелде. " Йомры икмәк " әкиятен балалар үзләре курчаклар ярдәмендә куйдылар.
-
" Өлкәннәр көне. " 01.10.2019

Бүген бездә кунакта бакчабызда хезмәт иткән өлкәннәребез килде. Аларга бакча балалары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез кәнәгать калдылар.
-
"Икмәк кадере" 30.09.2019

Бүген зурлар төркемендә танып белү эшчәнлегендә балалар икмәкнең ничек урау юл үтеп, табынга килүенә төшенделәр. Икмәкнең бик кадерле ризык икәненә тагын бер кат инандылар.
-
" Участоктогы гөмбәләр. " 27.09.2019

Тәрбияче Богавеева Г. Ш. җитәкчелегендә әвәләү шөгеле үтте. Балалар янына кунакка куян килә. Аның да балалар белән уйныйсы килгән. Балалар куянга бакча алдындагы качелилар, гөмбәләр, өйләр төзелгән макетны күрсәттеләр.












