Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
ТУГАН ЯГЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ 16.04.2019

Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
-
"Челтер-челтер Чишмә ага" 15.04.2019

Уртанчылар төркеме балалары "Сабинка" елгасының яр буена экскурсиягә бардылар. Балалар чишмәләр белән таныштылар, аларның кайда , ничек килеп чыгуларын, чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуына төшенделәр. Әти-әниләр иҗат иткән шигырьләрне балалар, челтерәп аккан чишмәләр янында сөйләделәр. Балалар яр буеннан бик канәгать кайттылар.
-
"Күңелле стартлар" 12.04.2019

Бүген 12 апрель – “Космонавтика көне” уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күңелле стартлар оештырдык. Балалар янына кунакка мультфильм геройлары да килде. Ярыш уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре арасында булды. Анда “Комета”,”Планетаход”, “Кояш”, “Йолдызлар җыю”,”Сатурн түгәрәкләре” һ.б. уеннар урын алган иде. Ярыш җыр-бию, викторина белән аралаштырып барылды. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
"Өмә- чисталыкның бер өлеше". 11.04.2019

Яз башлануга балалар бакчасында җыештыру эшләре башланды. Һәркем балалалар бакчасы тирәсенең чиста булуын тели. Шуңа күрә, өмә - чисталыкның бер өлеше булып тора. Бүген уртанчылар төркеме балалары белән мәйданчыгыбыздагы карны тараттык. Балалар бик актив булдылар.
-
Тәрәз төбем 11.04.2019

Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра.
-
Тапкырлар иленә сәяхәт 10.04.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген ,Тапкырлар иленә сәяхәткә бардылар.Тәрбияче апалары әйтүе буенча алар төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.
-
"Balahoner" дәвам итә. 10.04.2019

"Balahoner" дәвам итә. Балалар чын мәгънәсендә хыялланып йөри. Шул кадәр кызыклы, мавыктыргыч, иҗади, эчтәлекле бу очрашулар балалар өчен. Кая гына барсак та балалар бик актив.
-
"Назлыкай бездә кунакта" 09.04.2019

Уртанчылар төркеменә, бүген математика белем бирү эшчәнлегенә, Куян-Назлыкай килде. Ул геометрик фигураларны танымавын әйтте һәм балалардан булышуларын сорады. Балалар бик теләп Назлыкайга ярдәм иттеләр. Алар "Үз парыңны тап" дигән уен аша геометрик фигураларны дөрес итеп табып бастылар. (зур һәм кечкенә цилиндр, кубик, шар, түгәрәк, квадрат....)
-
Саф һавада уеннар 09.04.2019

Балалар белән төрле кызыклы, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.
-
"Тәрәзә төбе-яшеллек" 08.04.2019

Кызыклы һәм файдалы эшне дәвам итеп уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендә нәни бакча булдырырга уйладылар:савытларга суган,укроп ,помидор карбыз һәм төрле чәчәк орлыклары чәчтеләр . Алар күзәтүләр аша үсемлекләрне үстереп җиткерербез дип уйлыйлар.












