Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Җиңү кайтавазы мәңгелек" 07.05.2019

Бүген бакчабызда "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән 9 май -Җиңү көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеме балалары , Бөек Ватан сугышы китергән ачы хәсрәтне, күз яшьләрен ,кешелек дөньясы көткән Җиңү көненең мөһимлеген шигырьләр, җырлар , биюләр аша күрсәттеләр. Балаларда Ватаныбызга карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләнде.
-
Без Тукай шәкертләре 26.04.2019

Бүген безнең сөекле шагыйребез Габдулла Туөкайның туган көне. Бу бәйрәмне бөтен татар халкы билгеләп үтә. Габдулла Тукай иҗаты балар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Бүген Сабабызның мәдәният йортында да "Без Тукай шәкертләре" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде.Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп,җырладылар.Әкият герое- Шүрәле бәйрәмгә ниндидер бер ямь өстәде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына кичә бик охшады.
-
"Биеп яшик" 26.04.2019

Уртанчылар төркеменә йөрүче Мустафина Азиза, бию түгәрәге коллективы белән Казан каласында үткән "Биеп яшик" дигән конкурста катнашып II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр 24.04.2019

Г.Тукай әкиятләрен уку, сәхнәләштерүгә әзерлек мәктәпкә әзерлек тәркеме балалары.
-
"Бармак театры" 24.04.2019

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш. Уртанчылар төркеме балалары да бик яратып һәм теләп бармак театрлары күрсәтәләр.
-
Мультфильмнар карыйбыз 23.04.2019

Мәктәпкә әзерлек тәркеме балалары, ял сәгатендә татарча мультфильмнар карыйбыз.
-
Нәрсә бата, нәрсә калкып чыга... 22.04.2019

Бүген, 1 кечкенәләр төркемендә балалар предметларның үзенчәлекле яклары белән таныштылар. Суда нәрсә бата, нәрсә калкып чыга икәнен белделәр. Төрле предметлар: кәгазь көймә, уенчык пароход йөздереп карадылар. суга таш салып, аның төпкә киткәнен күреп, авыр предметларның суд батуына тәшенделәр.
-
Хезмәт вазыйфасы 22.04.2019

"Хезмәте барның-хөрмәте бар "-дип юкка гына әйтмәгәннәр. аваырлыктан курыкмыйча эш сөйгән,кулыннан эш килгән кешене бар да хөрмәт итә.Без дә бакчабызда тәрбияләнүче балаларны хезмәтне сөяргә өйрәтүдә, төркем бүлмәсендәге уенчыкларны юабыз,тузаннарны сөртәбез.Максат итеп:төркем бүлмәсендә тәртип,пөхтәлек саклауны күнектерү,көндәлек вазыйфаның көн саен үтәлергә тиешле мәҗбүр эш икәнен аңлату.
-
"Җирдә нәрсәләр бар" 17.04.2019

Уртанчылар төркеме балалары танып белү эшчәнлегендә : “Җирдә нәрсәләр бар?” дигән темага тәҗрибә үткәрделәр. Алар лупалар ярдәмендә комны, кызыл балчыкны, ташны һәм туфракны күзәттеләр, аларның сйфатын билгеләделәр. Бала тәҗрибәләр, эзләнүләр вакытында яңадан-яңа белемнәргә омтыла, иҗади фикерләргә, нинди булса да проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга һәм үз чиратында мөстәкыйль үсеш юлына басарга өйрәнә.
-
ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН 17.04.2019 Найләбезнең туган көненә багышлап "АК КАЛАЧ" җырладык. Балалар матур биюләрен һәм теләкләрен бүләк иттеләр.













