Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
15.02.2017
15 нче февраль көнне Шәмәрдән лицее базасында 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Бу уеннарда мәктәбебезнең кызлар командасы I нче, ә егетләр командасы II нче призлы урынны яулады. Молодцы! Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата - аналар җыелышы 14.02.2017

Бүген мәктәбебездә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары белән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы буенча җыелыш узды. Укытучылар ата-аналарны имтихан нәтиҗәләре белән таныштырып, анализладылар. Аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр, фикерләштеләр.
-
Таяк тартышу бәйгесе
13.02.2017
Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында, таяк тартышу бәйгесе үтте.
-
1 нче сыйныфлар өчен каникул 13.02.2017

13 нче февральдән 19 нчы февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өстәмә каникулга киттеләр. Яллары күңелле һәм файдалы үтсен!
-
Чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

-
"Россия чаңгы юллары - 2017" - "Татарстан чаңгы юллары - 2017" 11.02.2017

Бүген Явлаштау авыл җирлеге буенча «Россия чаңгы юллары – 2017» – «Татарстан чаңгы юллары - 2017» үткәрелде. Традициягә әйләнгән зур күләмле бу спорт чарасында мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр бик теләп катнашты.
-
Һөнәр сайлау - язмыш сайлау 10.02.2017

Мәктәптә укучыларны тормышка әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, уку елы дәвамында планлы эш оештырыла. Әледән - әле төрле һөнәр ияләре белән очрашулар булып тора. Бүген бездә кунакта Казан сәүдә институты вәкилләре булып китте. Алар укучыларга укырга керү шартлары, торак мәсьәләсе турында аңлаттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кыскасы, очрашу эшлекле һәм бик җанлы үтте.
-
Сәламәтлек - зур байлык 10.02.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, саф һавага чаңгыда шуарга чыктылар.
-
75-я годовщина Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом 10.02.2017

Сегодня во время классного часа прошел урок мужества под названием «Жизнь после смерти». Урок был посвящен 75-й годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. Учащиеся смотрели документальный фильм про ВОВ, узнали много нового из истории, поняли, какой ценой досталась Победа и активно вступали в диалог, обсуждая героические поступки.
-
"Иң шәп әйдаман - 2017” 08.02.2017

8 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган "Иң шәп әйдаман - 2017” ("Замечательный вожатый - 2017”) республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә мәктәбебезнең XI сыйныф укучысы Мирзагаләмова Диләрә уңышлы чыгыш ясап, III призлы урынны яулады. Афәрин, Диләрә! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!











