Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы – 2017 08.02.2017

Мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының зона ярышлары дәвам итә. Сабалылыр 8 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында үткән волейбол уенында – II, хоккейда III урынны яуладылар. Молодцы! Ярышларда катнашкан мөгаллимнәргә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
7 февраля – День сдачи ЕГЭ с родителями 07.02.2017

-
7 февраль - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне 07.02.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).
-
Һөнәри конкурс 07.02.2017

6 нчы февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һөнәри конкурсы булып үтте. Анда безнең мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһабиева Фәйрүзә Нурислам кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Укучыларның фән олимпиадалары 06.02.2017

Бу көннәрдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы бара. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучысы Минкәбиров Айзат, математика фәне буенча 7 – 8 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк олимпиадада катнаша. Айзатка уңышлар телибез.
-
“Ел укытучысы - 2017” 05.02.2017

“Ел укытучысы - 2017” бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеенда үтте. Анда районыбыз данын яклап, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Халиков Рамил Рафис улы катнашты.
-
"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) регионара чемпионаты 04.02.2017

2017 нче елның 1-3 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) дип исемләнгән регионара чемпионаты узды. Анда Татарстаннан һәм башка регионнардан килгән катнашучылар көч сынаштылар. Чемпионат эшче һөнәрләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Мәктәбебездән Акбиров Альмир һәм Галимҗанов Нурсил әлеге чемпионатта булып, төрле һөнәрләр белән танышып кайттылар.
P.S. Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады.
-
"Серле каләм" бәйгесе 02.02.2017

Бүген районыбызда Казан федераль университетының социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, якташыбыз Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге “Серле каләм”иҗат бәйгесенең йомгаклау туры булып узды. Әлеге бәйге һәр ел саен каләм тибрәтә белүче сәләтле укучыларны барлау максатыннан үткәрелә. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. Менә алар: 7-8 нче сыйныф укучылары арасында - Галиева Гөлинә – I урын, Шакиров Илгиз – III урын, 9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында – Галимҗанова Рәфидә – I урын. (Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Галиева Г.Х.). Афәрин, укучылар! Сезне чын күңелебездән котлап, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Мәктәбебезнең яшь каләмчеләре 02.02.2017

-
Мәктәп елларын сагынып... 02.02.2017

Студент еллары! Нинди матур, нинди күңелле, истә кала торган чор! Ләкин, шулай булса да үзең укыган, белем алган мәктәп тә истән чыкмый, ул да кадерле, ул да сагындыра. Бүген мәктәбебезгә 2015/2016 нчы елгы чыгарылыш укучылары – Зәйнәгыева Зәлинә (Казан дәүләт медицина университеты студенты) һәм Маметова Регина (Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты) килделәр. Алар укучылар белән очрашып, үзләре белем ала торган уку йортлары белән таныштырдылар, студент тормышы турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.











