Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Шахмат ярышына әзерләнәбез 23.03.2017

-
Хоккей ярышлары 22.03.2017

21 март көнне Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы булды. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: I урын – Саба гимназиясенә, II урын – Шәмәрдән лицее командасына, III урын – Явлаштау мәктәбенә. Командаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе 22.03.2017

21 нче март көнне Шәмәрдән лицее базасында ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы булып үтте. Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты бәйгенең барлык турларында үзләренең осталыкларын күрсәтеп, төрле педагогик ситуацияләрдән дөрес итеп чыгып, уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы!
-
Волейболда - без икенче! 21.03.2017

20 нче март көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелүче волейбол уеннарының зона этабы мәктәбебез базасында үтте. Уеннарда Шәмәрдән лицее, Явлаштау, Шекше, Эзмә, Иштуган, Корсабаш мәктәпләреннән командалар катнашты. Командалар яхшы әзерлек белән килеп, зур көч куеп уйнадылар. Һәрбер уенның җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә булган кебек, бу уеннарда нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
I урын - Эзмә мәктәбе командасына, II урын - Явлаштау мәктәбе командасына, III урын – Корсабаш мәктәбе командасына. Молодцы! Командаларга киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Афәрин, кызлар! 19.03.2017

Мәктәбебезнең кызлар командасы стритбол (баскетбол 3х3) уеннарының район этабында II урынны яуладылар. Афәрин, кызлар! Сезгә алга таба да зур уңышлар телибез! (Тренерлары - Фазылов И.И.)
-
III нче чирек тәмам 18.03.2017

III чирек тәмамланды. Укучыларга язгы каникул чорына инструктажлар үткәрелде, кабинетларда җыештыру эшләре башкарылды. Ә соңыннан, барлык укучылар да тау шуарга бардылар.
-
Ата - аналар җыелышы 17.03.2017

17 нче март көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә III чирек йомгаклары һәм укучыларның дәресләргә әзерлеге; 9,11 нче сыйныфларда ГИА һәм ЕГЭга әзерлекнең торышы; балаларның интернетка бәйлелеген кисәтү һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, укучыларның ашханәдә туклануы кебек мәсьәләләр каралды. 4,5,11 нче сыйныф укучылары үтәргә тиешле ВПР эшләре турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Живая классика 16.03.2017

15 марта в центре детского творчества прошел районный тур всероссийского конкурса «Живая классика». Наш ученик Фахертдинов Нурсиль из 7 класса принял участие, прочитав отрывок из повести В.Железникова «Чудак из 6-го «Б» и был награжден грамотой. (Руководитель Ахметова С.В.)
-
Баскетбол ярышларының зона этабы 15.03.2017

Бүген Шәмәрдән лицее базасында баскетбол (стритбол) ярышларының зона этабы узды. Уеннарда алты мәктәптән егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Мәктәбебезнең кызлар командасы бу уеннарда I урынны яулады. Молодцы! Аларга финал уеннарында зур уңышлар телибез. (Тренерлары – Фазылов И.И.)
-
Ярышларга әзерләнәбез 14.03.2017












