Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Китап докторы" акциясе 31.03.2017

“Балалар китабы” атналыгы кысаларында мәктәбебездә “Китап докторы” акциясе үткәрелде. Китапханәдәге китапларга “беренче ярдәм” күрсәтелде, ягъни алар төпләнде, тәртипкә китерелде.
-
С началом четвертой четверти! 29.03.2017

-
"Мин - Мастер" бәйгесе
28.03.2017
27 март көнне укучы егетләр һәм кызлар арасында технология фәне буенча “Мин-Мастер” районара бәйгесе үтте. Бәйгедә мәктәбебездән Шамилова Гөлгенә һәм Галимҗанов Нурсил катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әдәби квест
28.03.2017
28 нче март көнне Саба гимназиясендә Джонатан Свифтның “Гулливерның сәяхәтләре” әсәре буенча әдәби квест уздырылды. Квестта Галимҗанов Ризат һәм Габдрахманова Ләйсән уңышлы чыгыш ясадылар һәм Ризат грамотага, ә Ләйсән катнашучы сертификатына ия булды. Молодцы, укучылар!
-
Укытучыларыбыз - мәркәзебез Казанда. 27.03.2017

-
Шахмат ярышы 26.03.2017

25 нче март көнне Лесхоз бистәсендә Татарстанның һәм Рәсәйнең Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат ярышы булып узды. Әлеге ярышта укучы егетләр, кызлар һәм өлкәннәр шәхси беренчелеккә көч сынашты. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучысы Ганиев Айдар III призлы урынга лаек булды. Молодец, Айдар!
-
Фәнни–гамәли конференциядә 26.03.2017

25 нче март көнне Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбе базасында Габделхак Каюмов исемендәге фәнни–гамәли конференция уздырылды. Конференциядә мәктәбебез укучылары төрле секцияләрдә чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Гыйлметдинова Илсинә (XI cыйныф) - II урын, Фәхертдинов Нурсил (VII с.) – лауреат, Шакирова Айзилә (Vс.), Ярмиев Рәлиф (Vс.), Әхмиева Гөлфизә (VIII с.) – катнашучы сертификаты. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлап, киләчәктә зур уңышлар телибез! (Җитәкчеләре –Ярмиева Г.М., Ахметова С.В., Галиева Г.Х., Гафиятова Г.А.)
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге IV республикакүләм фәнни–гамәли конференция
25.03.2017
24 нче март көнне Саба гимназиясе базасында Әбрар Кәримуллин исемендәге IV республикакүләм фәнни–гамәли конференция үтте. Мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары Гыйлметдинова Илсинә (“Тарих” секциясе) һәм Галимҗанова Рәфидә (“Татар филологиясе” секциясе) бу конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар. Илсинә II нче, Рәфидә III нче урынга лаек булды. Афәрин! (Җитәкчеләре – Ярмиева Г.М., Шакирова З.Р.)
-
“Нарат” боз сараенда 25.03.2017

24 нче март көнне VI сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Галиева Гөлназ Хәмит кызы җитәкчелегендә “Нарат” боз сараенда булып, бергәләшеп тимераякта шудылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Каникуллар дәвам итә...
24.03.2017
Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Тик шулай булса да алар мәктәпне дә онытып бетермиләр. 9,11 нче сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭга, 4-5 нче сыйныфлар ВПРга, кемдер конкурска әзерләнә. Фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып барыла.











