Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Без - Казан шәһәрендә! 31.05.2017

7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ахметова Светлана Владиковна белән берлектә, Казан шәһәрендә экскурсиядә булып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
ОГЭ по русскому языку 30.05.2017

-
Ата - аналар җыелышы 30.05.2017

29 нчы май көнне мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча еллык нәтиҗәләр, укучыларның җәйге ялларын оештыру, җәйге чорга җаваплылык мәсьәләләре каралды, әти-әниләргә инструктажлар үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 27.05.2017

Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә, "Ялкын" журналы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган "Үз юлым - своя строка" бәйгесендә катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. “Бер ай дәвамында Нәбирә апа Гыйматдинова белән яңа хикәяләр иҗат итеп, күп нәрсәләргә төшендем”- ди, Рәфидә.
-
27 мая - Общероссийский день библиотек 27.05.2017

-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2017

Зур юлларга озатып кала,
Мәктәп кыңгыраулары.
Еллар аша озатып барыр,
Соңгы яңгыраулары.
Алда юллар, алда еллар,
Зур сынаулар көтәләр.
Кыңгыраулы хыялларың,
Киләчәккә илтәләр.
Алдамасын сине чорның,
Тышкы ялтыраулары,
Адаштырмый әйдәп барсын,
Күңел кыңгыраулары.
Һәр чорның үз кыңгыравы,
Чыңласын юлларыңда.
Аларның ничек чыңлавы,
Синең үз кулларыңда.
Зур юлларга дәшә бүген,
Тәүге кыңгырауларың.
Күңелеңдә гел чыңласын,
Көмеш яңгыраулары.
Хөрмәтле укытучылар коллективы, кадерле укучылар! Сезне чын күңелебездән шатлыклы да, бераз моңсу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда чиксез бәхет – шатлыклар, сәламәтлек, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез. Ә 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булып калуларын теләп калабыз. Ак юллар сезгә, укучылар!
-
ЧАКЫРУ 23.05.2017

Тиздән барлык гомумбелем бирү йортларында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Безнең мәктәбебездә бу тантаналы кичә 25 нче май көнне 9.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Гомуми линейка 22.05.2017

Бүген мәктәбебездә XI сыйныф укучылары тарафыннан гадәти булмаган гомуми линейка үткәрелде. Алар барлык укучыларны, укытучыларны якынлашып килүче “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чакырдылар. Мәктәп думасы спикеры Гыйлметдинова Илсинә үзенең хатирәләре белән уртаклашты, рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә спикер вазыйфасын башкарырга VII сыйныф укучысы Галиева Гөлинәне тәкъдим итте. Линейка мәктәбебез гимны белән тәмамланды.
-
"Каурый каләм" бәйгесе 20.05.2017

Явлаштау урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе үткәргән яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә Дипломга ия булды. Рәфидәне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез. Афәрин!!!
-
Тематический урок "Арктика - фасад России" 19.05.2017












