Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Тимурчылык эше 16.11.2015

6 сыйныф укучылары Явлаштау авылында яшәүче Фирая әби белән Рәшит бабайларда кар көрәделәр, өй эчендәге эшләрдә булыштылар.
-
Район олимпиадалары башланды 10.11.2015

Бүген, 10 нчы ноябрь көнне, укучыларның бөтенроссия олимпиадасының район туры башланып китте. Анда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.
-
Нуркыя Мухаметхановнага 55! 07.11.2015

География һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуркыя Мухаметхановнага 55 яшь тулды. Шушы уңайдан укытучылар һәм укучылар көче белән мәктәптә "Юбилеең белән, укытучым!" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә район профсоюз комитеты җитәкчесе Айгөл Маратовна һәм мәгариф бүлеге методисты Рәмзия Мусеевна, Явлаштау җирлек башлыгы Нуриев Р.Х. һәм Нуркыя Мухаметхановнаның алдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашты.
-
Шахмат чемпионаты 05.11.2015

Бүген Шәмәрдән бистәсендә 1-11 сыйныф укучылары арасында районкүләм шахмат чемпионаты үтте. Безнең мәктәптән Айдар Ганиев 1-5 сыйныф укучылары арасында 1 урынны яулады.
-
"Сәләхият"
05.11.2015
5 ноябрь көнне мәктәбебез укучылары 6 сыйныфтан- Фахертдинов Нүрсил, 10 сыйныфтан - Мирзагалямова Диләрә Балалар иҗат үзәге каршында оештырылган "Сәләхият- Дарование" сәнгатьле сөйләм конкурсында актив катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Быстрее! Выше! Сильнее!" 03.11.2015

6 сыйныф укучылары Галиева Гөлинә, Акбиров Альмир, Сабирҗанова Алия, Хусаинов Рәлис район күләмендә үткәрелгән "Быстрее! Выше! Сильнее!" интеллектуаль- спорт ярышларында актив катнаштылар. Укучылар кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты, тапкырлык- зирәклекләрен сынады.
-
Нарат боз сараена экскурсия 02.11.2015

Бүген мәктәбебезнең 6-8 сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда булып кайттылар.
-
Әти - әниләр җыелышы 30.10.2015

Чирек йомгаклары буенча безнең мәктәптә дә әти-әниләр җыелышы үтте.Җыелыш барышында, мәктәп директоры Гибадуллин З.Ф. уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шакирова З.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шигабиева Ф.Н., класс җитәкчеләре һәм ата-аналар чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә (мәктәп формасы, дәресләргә вакытында килү, дежурлык һ.б.), тиешле вакыттан соң кич чыкмау, антикоррупция мәсьәләләренә тукталдылар. Шулай ук хәвефсез интернет, балаларга ул турыда аңлату эшләре турында искәртелде. Ф.Шигабиева тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең аерылгысыз, бердәм процесс булуына тукталды. Әлеге мәсьәләләр белән берлектә, башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары өчен, Мәдәни көндәлек буенча эшне дәвам итү кирәклеге ассызыкланды. Көзге каникул алдыннан юл йөрү кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янадан класс җитәкчеләре һәм ата-аналар бергәләп аңлату нәтиҗәлелегенә басым ясалды. Җыелышның икенче өлеше классларда аерым дәвам итте. Һәр класста фән укытучылары белән, 1нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында сөйләшүләр булды.
-
"Кадерләгез китапны!" 26.10.2015

26 нчы октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Кадерләгез китапны" дип аталган кичә үткәрде.
-
"Хәзинәләр утравы" 22.10.2015

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары Минкабиров Айзат белән Ахмиева Илфизәләр мәктәп китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна белән район күләмендә үткәрелгән "Хәзинәләр утравында" булдылар. "Пиратлар" хәзинәләр эзләүдә актив катнашып грамоталар алып кайттылар.











