Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Күркәм гаилә- 2015" 04.10.2015

4 октябрь көнне район мәдәният йортында "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Күркәм гаилә - 2015" республика конкурсының район этабы узды. Явлаштау урта мәктәбеннән Ахметовлар Ринат һәм Светлана гаиләсе чыгыш ясады. Аларны II урын алулары белән котлыйбыз!!!
-
Укытучылар көне 02.10.2015

5 октябрь - Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Явлаштау урта мәктәбе укучылары тарафыннан бик матур бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмебез кунаклары итеп ветеран укытучыларыбыз чакырылды. Аларда үзләренә карата булган хөрмәткә үзләренең теләкләрен белдерделәр.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфта укучы балаларның әби - бабайлары һәм мәктәптә эшләп ялга чыккан өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрелде. Нәниләр әби - бабайлар хөрмәтенә җыр- биюләр, шигырьләр, үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр, өлкәннәрне тәмле чәй белән сыйладылар.
-
Корбан бәйрәме. 28.09.2015

Бүген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде. Халиков Рамиль Рафисович Корбан бәйрәме турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
"Милләтләр кроссы- 2015" 26.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы- 2015" үтте. Бу чарада барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр актив катнашты, йөгерештә призлы урыннар алган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Кабак бәйрәме". 24.09.2015

-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 22.09.2015

"Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Фаваризова Г.Г. укучыларга күннән чәчәкләр ясарга өйрәтте.
-
Экономикадан олимпиада 21.09.2015

Бүген укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры башланып китте.
-
Өмә 19.09.2015

Бүген мәктәптә өмә. Укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чистарту, мәктәп яны тәҗрибә участогында кишер, чөгендер алу белән шөгыльләнделәр.
-
Юлда йөрү кагыйдәләре 18.09.2015

Бүген балалар коллективын оештыручы Ахатова Тагъзимә Айратовна 3 нче сыйныф укучылары белән "юл йөрү кагыйдәләре" дип исемләнгән җыен үткәрде.











