Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Без табигать балалары. 25.04.2015

Бүген мәктәбебездә традиция буенча "Агач утырту" акциясе башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 6 нчы сыйныфлар мәктәп бакчасына агач һәм куаклар утырттылар.
-
Сөекле шагыйребезнең туган көне. 22.04.2015

Мәктәбебездә китапханәче булып эшләүче Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы, укучылар белән берлектә, татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, шагыйрьнең балачагын, тормыш юлын, иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырды.
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк.
21.04.2015
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" район балалар иҗаты фестиваль-конкурсының "Хореография" номинациясендә "Мизгел" бию коллективы "Кадриль" рус халык биюен башкарып II урынга, ә "Сәйлән" бию коллективы III урынга лаек булды. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар телибез. Җитәкчеләре Әхмәтҗанова Адилә Госмановна.
-
"Сез кайсы халыктан"- дисәләр, батырлар исемен атадым. 21.04.2015

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Фәхертдинов Нурсил Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләрнең V Бөтенроссия конкурсында катнашты. Җитәкчесе Галиева Гөлназ Хәмитовна.
-
Проект эше. 17.04.2015

Бүген 4 нче сыйныф укучылары проект эше башкарды. Мишәбаш һәм Явлаштау укучылары "Спорт мәйданчыгы", "Кошлар һәм хайваннар дөньясы", " дигән темаларны сайлап проект эше якладылар
-
Әти-әниләр җыелышы. 14.04.2015

Бүген мәктәбебездә үткәрелгән Әти-әниләр җыелышында Шәмәрдән лицеенда педагог-психолог булып эшләүче Айсылу Әминовна катнашты. Аның чыгышы һәркемне уйландырырлык бай эчтәлекле иде. Ул әти-әниләргә, шул исәптән укытучыларга да бала тәрбияләүгә кагылышлы үзенең киңәшләрен бирде.
-
Галәмгә сәяхәт 13.04.2015

12 нче апрель-Космонавтика көне уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары белән "Галәмгә сәяхәт" дип аталган уен-ярыш үткәрелде.
-
"Дару үләннәре җыю" акциясе. 01.04.2015

"Дару үләннәре җыю" акциясендә катнашып, мәктәбебез укучылары каен, нарат бөреләре җыюда зур активлык һәм оешканлык күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз. 25.03.2015

Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә, җитәкчесе Усманова Шәмсенур Гаязовна, I урынга лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
"Физический бум" 24.03.2015

Бүген 6 сыйныф укучысы Ахмиева Гөлфизә һәм 7 сыйныф укучысы Галиев Рәнис "Физика елы" уңаеннан районда оештырылган "Физический бум" дип исемләнгән конкурс-уенда катнаштылар.











