Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Мишә" лагереның унсигезенче көне 20.06.2015

Бүген укучылар "Исмең матур, кемнәр куйган?" кичәсенә зур әзерлек белән килделәр. Алар үзләренең исемнәренең мәгънәләрен ачыклаганнар, һәм рәсемдә күрсәттеләр.Авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштылар.
-
"Мишә" лагереның унҗиденче көне 19.06.2015

Бүген лагеребызда "Һәр көнне игелек кыл" изге теләкләр көне үтте. Укучыларыбыз бер-берсенә үзләренең изге теләкләрен әйттеләр. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены үткәрелде.
-
"Мишә" лагереның уналтынчы көне 18.06.2015

Укучыларыбыз районыбыз музейларында һәм үзәк китапханәдә булып кайттылар. Бу сәяхәт алар күңелендә озак сакланыр.
-
"Мишә" лагереның унбишенче көне 17.06.2015

Бүген лагеребызда әдәбият, сәнгать атналыгы башланып китте. Укучыларыбыз мәктәп һәм авыл музейларында экскурсиядә булдылар. "Җырлыйк әле" уеннында бик актив катнаштылар.
-
"Мишә" лагереның ундүртенче көне 16.06.2015

Бүген укучыларыбыз кулдан оригамилар ясадылар." Йолдызлар иле" нә сәяхәт иттеләр, төрле турларны үтеп җиңүләр яуладылар.
-
"Мишә" лагереның унөченче көне 15.06.2015

Бүген лагерыбызда әкиятләр марафоны "Мин яраткан әкият"- конкурсы үтте. I нче отряд төремкәй әкиятен, II нче отряд колобок әкиятен сәхнәләштерде. Шулай ук укучылар арасында велосипед ярышы үткәрелде. Кызлар арасында I урынга Сабирҗанова Алия, II урынга Акбирова Динара, III урынга Яруллина Алисә лаек булды. Малайлар арасыннан I урынга Галимзянов Нүрсил,II урынга Акбиров Альмир, III урынга Минкабиров Айзатлар лаек булды.
-
"Мишә" лагереның уникенче көне 14.06.2015

Бүген укучылар өчен фермага һәм техника паркына экскурсия оештырылды.
-
"Мишә" лагереның унберенче көне 13.06.2015

Бүген укучылар белән Казан шәһәренә "Әкият" курчак театрына экскурсиягә бардык. "Җырлап узган җәй" спектаклен карадык.
-
"Мишә" лагереның унынчы көне 12.06.2015

Бүгенге көнне дә укучылар бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. "Йомшак буын" уеннында актив катнаштып җиңү яуладылар.
-
"Мишә" лагереның тугызынчы көне 11.06.2015

Бүген укучылар "Наркомания - афәт ул" темасына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм презентация карадылар. Шулай ук "Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" темасына плакатлар ясадылар.











