Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Шахмат ярышы. 21.03.2015

Лесхоз бистәсендә үткәрелгән шахмат ярышында 4 нче сыйныф укучылары Ганиев Айдар, Газизуллин Айназ, 5 нче сыйныф укучылары Әхәтова Гөлдәния , Шакиров Илгиз катнаштылар. Шакиров Илгиз белән Ганиев Айдар барлыгы 7 партия уйнап, шуның 5 уенда җиңүгә ирештеләр.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2015

Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу сүз фарсы телендә “ яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азияда, Иранда Һәм башка илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга 21-22 мартка туры килгән. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә бәйрәм чаралары үтте: ярминкәләр оештырылды, казанда карга боткасы пеште, укучылар төрле спорт уеннарында катнаштылар.
-
Балалар китабы атналыгы 16.03.2015

Мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы башланып китте . Шул уңайдан китапханәчебез Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы бик мавыктыргыч итеп балалар китапларыннан күргәзмә оештырды.
-
Иң акыллы укучы. 14.03.2015

6-7 нче сыйныф укучылары арасында "Иң акыллы укучы" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар һәр фәнгә караган сорауларга җавап бирделәр.
-
Остазыбызга 85 яшь 13.03.2015

Гомере буе Мишәбаш башлангыч мәктәбендә нәниләрне укырга, язарга өйрәткән Шакирова Дания Фәсхиевнага 85 яшь тулды. Явлаштау урта мәктәбе профсоюз комитеты һәм мәктәп директоры Гибадуллин З.Ф., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шигабиева Ф.Н. юбилярны тәбрикләделәр.
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала. -
Әй, сез, кызлар!!! 07.03.2015

-
Китаплар докторы. 05.03.2015

5 нче сыйныф укучылары белән "Без бит китап докторлары" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
Семинар. 25.02.2015

Бүген мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары үтте.
-
"Иң иҗади эшләүче вожатый" 24.02.2015

"Иң яхшы вожатый" конкурсының район этабында катнашып, Валиева Әлфинә "Иң иҗади эшләүче вожатый" номинациясендә җиңү яулады.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2015" 21.02.2015

Республика күләмендә узучы "Созвездие-Йолдызлык-2015" телевизион конкурсының район этабында "Сәйлән" бию коллективы һәм "Вокал-соло" номинациясендә Мөхлисуллина Фәридә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.











