Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Хәерле балачак юллары 12.06.2014

Бүгенге көн гадәттәгедән бөтенләй үзгә булды, чөнки янгыр яуды. Шунлыктан бүгенге көнне лагерь эчендә генә үткәрергә туры килде. Көндәге режим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм аш булды. Иртәнге аштан соң,“Математик йомшак буын” – уенын уздырдык. Балалар бик теләп катнаштылар.Соңрак “Юл йөрү кагыйдәләре иле”нә сәяхәт иттек. Балалар юл йөрү кагыйдәлен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Балалар өчен бу бик кызык булды, алар күп кенә сорауларга дөрес, төгәл итеп җавап бирделәр. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.“Хәерле балачак юллары” исемле рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча түбәндәге укучылар призлы урыннар яулады: беренче урын- Хусаенов Рәлис, икенче урын- Ахмиева Гөлфизә, өченче урын- Мөхлисуллина Фәридә.Көнебез көндезге аштан соң, спортзалда хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте. “Самовар”, “Буяулы”, “Йөзек салышлы”, “Сантики- фантики”, “Аю- бүреле” уеннарында балалар бик теләп катнашты. Күңелебездә матур тәэсирләр генә калдырып лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
“Наркомания- афәт ул” 11.06.2014

Бүген без балалар белән мәдәният йортына бардык. Анда безгэ Әхмәтҗанова Гәүһәрия апа, Галиева Тәгъзимә апа һәм Явлаштау авыл фельдшеры Валиева Ризидә апа “Наркомания- афәт ул” темасына багышланган әнгәмә уздырдылар. Аннан узебезнең лагерьга кайткач наркомания темасына рәсемнәр конкурсы оештырдык. Балалар бик кызыксынып рәсемнәр ясадылар. Беренче урынга Г. Гөлинә һәм А. Гөлдания, икенче урынга М.Фәридә, Г.Мөслимә, Б.Миләушә, А.Гөлфизә, өченче урынга Ш.Айзилә, Н.Альбина ия булды. Икенче иртәнге аштан соң, “Җырлыйк әле” уенын уйнадык. Балалар бик теләп, рәхәтләнеп кушылып җырладылар. Бөтенесе бергә дә, отрядлап кына да һәм узе генә дә җырларга теләк белдерүчеләр булды. Көндезге аштан соң, саф һавада төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнадык. Менә шулай күңелле вакыйгалар белән лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
Урман буена сәяхәт 10.06.2014

Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Беренче атна- экологик тәрбия һәм сәламәтлек атналыгы сизелмичә дә үтеп китте. Бүген икенче атнабыз- математик атналыга башланып китте. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген без урман буенча сәяхәт иттек. Саф һавада төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнадык, табигый материаллар җыйдык. Көндезге аштан соң, “Табигать һәм фантазия”- табигый материаллардан ясалган әйберләр бәйгесен уздырдык. Менә шулай төрле вакыйгалар белән лагерьның тагы бер көне үтеп тә китте.
-
Сабантуй арты 09.06.2014

Сабантуй бәйрәмнәрен күңелле генә уздырып җибәрдек тэ тагы мәктәпкә лагерьга җыелдык. Сабантуйда булган күңелле мизгелләрне тагы бер кат искә төшерә- төшерә эшлэдек. Көндезге аштан соң, Лесхоз боз сараена юл тоттык. Анда да бик күнелле генә ял итеп ойләргә таралдык.
-
Лесхоз боз сараена экскурсия 09.06.2014

Иртәнге гимнастикадан соң, иртәнге ашны ашап алдык та, милли бәйрәм Сабантуй темасына рәсемнәр ясадык. Аннары җырлы- биюле уеннар уйнадык. Көндезге аштан соң, зарыгып көтеп алган Лесхоз боз сараена юл тоттык. Барыбызның да күңелләре көр. Җырлый- җырлый барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Җәйге эссе көндә боз өстендә шуу үзе бер мөгҗиза. Боз сараеннан кайтасы да килмәде. Көнебез бик күңелле үтте. Иртәгесе көнгә планнар корып өйләргә таралыштык.
-
Чәчәкләр көне 06.06.2014

Лагерьның һәр көне сизелмичә дә үтеп бара. Бүгенге көннең күп өлеше саф һавада узды. Балалар болын чәчәкләреннән матур- матур букетлар җыйдылар. “Иң матур букет” конкурсында Багутва Миләүшә беренчелекне яулады. “Иң зур букет” конкурсында Галиева Гөлинә беренчелекне алды. Калган кызларыбыз һәм малайларыбыз да алардан калышмадылар. Һәммәсе узенчәлекле, матур букет бәйләме җыйды. Аннанры куңелле хәрәкәтле уеннар белән бүгенге көнебез узып китте. Көндезге аштан соң, дискәтүктә күңел ачып балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
-
Лагерьда кечкенә елгалар һәм инешләрне саклау көне 05.06.2014

Чишмәләрнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап бит- кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсен, шуңадыр кешелек дөньясы элек- электән чишмәләргә игьтибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Шушы максат белән без дә Явлаштау авылы чишмәләренә сәяхәткә киттек. Балалар чишмәләр янына барып, алар белән “сөйләштеләр”, “хәл- әхвәлләрен” белештеләр. Ә иң зур ярдәмнәре булып-бөтен чишмә буйларын пычраклардан чистарту булды. Тирә-якта килешсез яткан агачларны да читкә алып куйдылар. Чишмә яннарын чистартып алгач, балаларнын үзләренә дә рәхәт булып китте. Тагын шушында килергә дип сүз куешып, лагеребызга кайтып киттек.
-
Балыкчылар көне. 04.06.2014

Авылыбыз балыклы суга бик бай. Шуны истә тотып, бүген “Балыкчылар” көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар, җимнәр алып килделәр. Су буенда малайларыбыз һәм кызларыбыз балык тоттылыр, балык тоту серләренә төшенделәр.Кызлар да малайлардан калышмады. Малайлар арасында иң күп балык тотучы Акбиров Альмир -13 балык тотып, беренчелекне яулады.Иң зур балыкны Шириев Рәдиф, иң кечкенә балыкны Ганиев Айдар тотты.Арып- талып балык тотудан кайткач, балалар тәмләп ашадылар, ял иттеләр. Бер-берсенә хат аша сәламнәр җибәрделәр. Шулай итеп, көннең үтеп киткәне сизелми дә калды.
-
Лагерьның 3 нче көне. 03.06.2014

Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүгенге көн “Бантаклар” көне дип игълан ителгән иде. Кызлар бу көнгә бик нык әзерләнгәннәр. Чәчләренә төрле төстәге бантиклар бәйләгәннәр, хәтта, күлмәкләренә, кулларына такканнар. Бу көнне бантик таккан кызлар һәм бердәнбер малаебыз Илфар төрле төстәге җәйге күбәләкләрне хәтерләтәләр иде. Җиңүче кызыбыз Яруллина Азалиянең 52 бантигы бар иде. Уен азагында иң үзенчәлекле һәм иң күп бантик тагучыларга бүләкләр тапшырылды. “Экологик марафон” бәйгесе узды. Бу бэйгедә Фахертдинов Нурсил иң күп сорауларга җавап бирде. Икенче иртәнге аштан сон, “Йомшак буын” уены булды. Көндезге аштан соң, балалар саф һава да хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннәр арты көн үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән эз булып уелып кала: күпме күңелле чаралар, никадәр очрашулар, күпме бүләкләр.
-
Хезмәт төбе хөрмәт. 03.06.2014

Хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче балалар үзләренең ялларын хезмәт белән бәйләп алып баралар.Бүгенге көн дә бик мавыктыргыч һәм нәтиҗәле узды. Көннәр бик эссе булуга да карамастан укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында бик тырышып эшләделәр. Аннары "Авылыбыз тарихы" дигән темага әңгәмә булды.Төшке аштан соң, волейбол уеннары булды.











