Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Әлифба бәйрәме. 06.03.2014

I сыйныф укучылары тәүге дәреслекләре булган Әлифба китабын тәмамладылар.Шул уңайдан бүген Әлифба бәйрәме үткәрелде.
-
Олимпиада призерлары. 05.03.2014

Укучыларның Республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында мәктәбебез укучылары 11 нче сыйныф укучысы Балтачова Зөлфия рус теле һәм рус әдәбияте, 10 нчы сыйныф укучысы Шәймуллина Ләйсән рус әдәбияте буенча призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Котлыйбыз. 24.02.2014

Республикакүләм " Дулкыннар" конкурсының район этабында( номинация: рәсем) 6 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Илүзә III урынга лаек булды.Җитәкчесе: Галимҗанов Илгизәр Әмин улы
-
Бәйрәм концерты. 22.02.2014

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан гүзәл затларыбыз ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән котладылар.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез - безнең куаныч!
-
Әтиләр бәйрәме. 21.02.2014

Башлангыч сыйныф укучылары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиләрен бәйрәм белән котлап аларга зур концерт оештырдылар.
-
Хоккей. 20.02.2014

Бүген мәктәбебездә хоккей ярышлары үтте.
I урында - II команда
II урында - III команда
III урында - I команда
-
Туган телем үзе-Олы бер фән. 20.02.2014

Татарстан республикасы Әтнә районы Комыргуҗа авылында үткәрелгән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге V республика фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә " Туган телем үзе - Олы бер фән ул" секциясендә уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе тарих укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгүт кызы.
-
Әфган кызалаклары. 19.02.2014

2014 нче елының 15 нче феврале соңгы Совет сугышчысы Әфган чиген атлап чыкканга 25 ел тулган көн. Шушы уңайдан " Туган якны өйрәнү" түгәрәгендә йөрүче укучылар белән "Әфган кызалаклары" темасы буенча кичә үткәрелде. Кичәдә Әфган җирендә булып кайткан авылдашыбыз Мөнир Кәрәм улы Газизуллин да катнашты
-
Котлау. 15.02.2014

"2013-2015 нче елларда Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы кысаларында үсеп килүче буынның белемен күтәрү максатында мәктәп укучылары өчен " Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча олимпиадада мәктәбебез укучысы Балтачова Зөлфия җиңү яулады. Бүген районның мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Фоат улы Шакиров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукын саклау инспекциясе җитәкчесе Фәннүр Габдулбарович Хамматов мәктәбебезгә килеп, Зөлфияне шушы зур җиңүе белән котладылар.
-
Турникта тартылу.
13.02.2014
Көч сынашу итә.Бүген турникта тартылу буенча ярышлар булды. 11 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинов Айдар мәктәп буенча I урын, 9 нчы сыйныф укучысы Әхметханов Искәндәр II урын яуладылар.











