Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Чын МИРАС"белән очрашу 29.10.2013

Бүген мәктәбебезнең китапханәчесе Фаваризова Г.Г. һәм тарих укытучысы Ярмиева Г.М. "Чын МИРАС" журналын тәкъдир итү кичәсендә катнаштылар.
-
"Алтын көз" 25.10.2013

Бүген мәктзбебездә 1-4 сыйныфлар катнашында "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде.
-
КВН!!! 24.10.2013

-
21.10.2013

1 нче сыйныф укучылары китапханәгә китап укучылар итеп кабул ителделәр.
-
"Яхшы китап-тугры дус". 19.10.2013

18 нче октябрь көнне китапханә айлыгы кысасында, 5-8 нче сыйныфларда өлкән сыйныф укучылары ярдәме белән "Яхшы китап-тугры дус" дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Очрашу. 18.10.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән очрашу булды.
-
Корбан ашы. 17.10.2013

Бүген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде. Авылыбызның имамы Илнур хәзрәт Корбан бәйрәме турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Хәтер көне. 16.10.2013

1552 елның 2 октябрендә Казан ханлыгы яулап алына һәм җимерелә. 1990 елдан башлап 15 нче октябрь шул фаҗигане искә алу - Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә Хәтер көне билгеләп үтелде. Тарих укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгутовна җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары монтаж әзерләделәр. Ватаныбызның бәйсезлеген яклап шәһит киткән бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
-
Белем җәүһәрләре!!! 14.10.2013

Татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Явлаштау урта мәктәбенең http://marsila.org.ru/ сайты "Белем җәүһәре" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Шакирова Масилә Мәҗит кызы җитәкләгән әлеге сайт "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңү яулады. "Белем җәүһәрләре-2013" бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 14нче октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиңүчеләрне котлап, ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә грамота, PocketBook "Touch 2" электрон китабы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г. Камал театрына чакыру кәгазе һәм махсус "IT өлкәсендә белем җәүһәре" билгесе тапшырды. Шуларга өстәп, шагыйрә Флёра Тарханова җиңүчеләрне тәбрикләп, үзенең яңа гына "табадан төшкән" китапларын бүләк итте...Шулай ук әлеге бәйгенең финалистларын тәбрикләү тантанасында Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең “Белем җәүһәре” исемен ел саен аклап килгән, татар халкының телен, мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат сайты” http://www.meshabash.ru/ “Җәүһәрләрнең җәүһәре” дипломына лаек булды.
-
11.10.2013

Мәктәбебездә "Китапханәләр айлыгы" бара. Бүген укучыларыбыз интернет ресурслардан файдаланып, электрон китапханәләр белән таныштылар.











