Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Ел укытучысы 2013 15.01.2013

"Ел укытучысы 2013" кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗитовна " Jimdo.com бушлай сайт төзү конструкторында сайт ясау" темасы буенча мастер класс күрсәтте.
-
Педагогик киңәшмә. 12.01.2013

"Яңа стандартларга күчү үзенчәлекләре" темасы буенча укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе үткәрелде.Педагогик киңәшмәдә Шакирова Земфира Ринатовна, Хәзиева Рәмзая Хамитовналар тема буенча чыгыш ясадылар. Шакирова Марсилә Мәҗитовна мастер класс үткәрде.Яртыеллык нәтиҗәләре, алга куелган бурычлар, проблемалар, олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясалды.
-
12.01.2013

12 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең 5 сәләтле укучысы Лесхоз бистәсендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Суда йөзә аласыңмы? 09.01.2013

Кыш көне су коену бигрәк тә рәхәт! Үзебезнең Мишәдә түгел лә, бассейнда. Бүген 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары бассейнга барды.
-
Сәяхәт көне. 08.01.2013

Лагерьның 6 нчы көне - сәяхәт көне.Укучылар башкалабыз Казанга сәяхәт кылды. Сәяхәтнең программасы бик кызыклы иде: Г.Камал исемендәге театрда С. Хәкимнең "Искән җилләр көенә" спектаклен карау, 3 D форматындагы кинога керү, Бауман урамында ял итү, һ.б.
-
Әкияти тамаша 07.01.2013

Башлангыч сыйныф укучылары, Сабага “Шатлык” театр коллективы куйган “Әй күңелле яңа ел!” дигән әкияти тамашаны карарга барды. Тамашада алар үзләре дә җырладылар, сөйләделәр, биеделәр. Кыскасы, әлеге әкияти тамаша балаларның күңелләрен тагы да күтәреп җибәрде.
-
Боз сараена бару. 05.01.2013

Лагерьда ял итүче балалар боз сараена бардылар.
-
Кышкы лагерь. 03.01.2013

Бүген мәктәбебездә кышкы лагерь эшли башлады. Лагерьда 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта. Шул ук вакытта ЕГЭ, ГИА га әзерлек эшләре дәвам итә. Лагерьның программасы бик кызыклы: боз сараена бару, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылу,татар халкында яратып уйный торган уеннар, волейбол, баскетбол уеннары һ.б.
-
Чыршы бәйрәме. 30.12.2012

Кыш ул йөрми үзе ялгыз гына
Иярткән ул матур бәйрәмне.
Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,
Бүген бездә чыршы бәйрәме.
-
Кыш бабай бүләк өләшә. 26.12.2012

Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә яңа ел
Бүләге тарата.
Бүген, нәкъ, шигырьдәгечә, Кыш бабай һәм Кар кызы, үзләренең дуслары белән укучыларга бүләкләр өләштеләр.











