Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Фән олимпиадалары. 10.10.2013

Бүген мәктәбебездә 8,11 сыйныф укучылары арасында физика, 5,7 сыйныф укучылары арасында математика, 7 сыйныф укучылары арасында биология, 8 сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме фәннәре буенча олимпиада уздырылды.
-
09.10.2013

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары Шәмәрдән лицеенда математика фәне буенча имтиханга әзерлек максатыннан тест биремнәре эшләделәр.
-
Үзебезнең бәйрәм! 07.10.2013

Укытучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары укытучылар һәм ветераннар өчен бик матур бәйрәм концерты күрсәтте.
Аннан соң укытучылар профсоюз комитеты тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасына чакырылды. Бәйрәмне мәктәптә эшләүче яшь педагоглар алып барды. -
Укытучылар көне белән! 04.10.2013

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Зур хөрмәткә лаек авыр да, катлаулы да хезмәт ул укытучы эше. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Йөзебездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыбыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыбызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәсәк иде! -
Өлкәннәр көне уңаеннан. 03.10.2013

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфта укучы балаларның әби-бабайлары һәм мәктәптә эшләп ялга чыккан өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрелде. Нәниләр әби-бабайлар хөрмәтенә җыр-биюләр, шигырьләр, үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр, өлкәннәрне тәмле чәй белән сыйладылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы 01.10.2013

28 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы узды. Ярышта Республикадан барлыгы 48 команда катнашты. Мәгариф хезмәткәрләре эстафета, йөзү, урыннан сикерү, биеклеккә сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, пневматик мылтыктан ату, бадминтон, аркан тарту буенча үзара көч сынаштылар. Бадминтон ярышында мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоатович 2 нче урынны
яулады. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Кабак бәйрәме. 28.09.2013

Бүген районыбызда "Кабак бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп тә катнашты. Кабактан күп төрле кул эшләре, шулай ук бәлеш, пироглар,гөбәдия, сок ,бөккән һәм тәрле кайнатмалар әзерләнгән иде.
-
Җыен. 26.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы планы кысаларында, бүген, 26 сентябрь көнне прокуратура хезмәткәрләре, сәламәтлекне саклау белгече һәм полиция хезмәткәре катнашында әти-әниләр җыелышы узды.
-
Көзге кросс. 23.09.2013

Район үзәгендә үткәрелгән көзге кросста 10 сыйныф укучысы Сайфуллин Ранил 1 км га йөгерүдә 2 нче урынны яулады.
-
"Милләтләр кроссы-2013" 21.09.2013

Бүген мәктәбебездә Явлаштау авыл җирлеге үзидарәсе белән берлектә "Милләтләр кроссы–2013" дип аталган, Бөтенроссия йөгерү көненә багышлап, спорт ярышы үткәрелде. Физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район халкында физик культура белән даими шөгыльләнү буенча кызыксыну тудыру максатыннан кросста оешма, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасы коллективлары, авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты, клуб хезмәткәрләре һ.б. кешеләр катнашты. Безнең профсоюз оешмасыннан Мишәбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Алисә Нуриәхмәтовна, елдагыча, беренчелекне бирмәде. Аның артыннан укытучыларыбыз Әхмәтҗанова Адилә Госмановна, Зарипова Рузалия Фаилевна, Файзыханова Айсылу Ильясовна,
завхоз-лаборантыбыз Әкбәрова Римма Илһамовналар финишка үтте. Ярыш җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.











