Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Сау бул, мәктәп. 25.05.2013

Бүген мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Мәктәпне быел 4 укучы тәмамлады. Аларга мәктәп директоры, килгән кунаклар, әти-әниләре изге теләкләрен ирештерделәр.
И мәктәбем синдә үтте,
Балачак, үсмер чагым...
Синең кебек изге мәктәп
Бармы соң җирдә тагын?
-
Инспектор бездә кунакта. 24.05.2013

Бүген мәктәбебезгә балалар эшләре буенча инспектор Шәрәфиев Айнур Рафаэль улы килде. Ул 7-9 нчы сыйныф укучылары белән " Җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага бик файдалы, мавыктыргыч әңгәмә үткәрде.
-
Бакча эшләре. 20.05.2013

Мәктәп яны тәҗрибә участогында бу көннәрдә кызу эш бара. Нуркыя Мөхәммәтхановна җитәкчелегендә бакчага суган утырту, кишер, чөгендер чәчү тәмамланды . Хәзерге вакытта чәчәкләкләр әзерләү буенча актив эш алып барыла.
-
Җәйге спартакиада. 18.05.2013

7-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән җәйге спартакиада ярышларында 60 м лы дистанциягә йөгерү буенча мәктәбебез укучысы Сәйфуллин Ранил III урынга лаек булды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.05.2013

Бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Башта әти-әниләр сыйныф сәгатендә катнаштылар. Сыйныф сәгате "Башларыгызны яшьтән саклагыз"темасы буенча үтте.Аннары уку елына йомгак, алда торган бурычлар каралды.
-
"Табигать балалары" 14.05.2013

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия Республика күләмендә үткәрелгән "Әгәр мин экология министры булсам" дигән иншалар конкурсында җиңү яулап, беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
Булачак Сабантуйлар батыры. 11.05.2013

Татар - башкорт милли көрәше буенча 1997 нче елгы егетләр арасында 65 кг лы үлчәү категориясендә районнар арасында үткәрелгән турнирда мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил II урынга лаек булды. Раилне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2013

-
Тукай безнең күнелләрдә. 26.04.2013

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан мәктәбебездә 8 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль монтаж әзерләнде. Тукайның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы бик эчтәлекле презентация күрсәтелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Сәләтле бала-өметле киләчәк.
25.04.2013
XIII районкүләм "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Кашафетдинова Гөлнур "Тылсымлы энә" номинациясендә I урын яулады. 2012-2013 нче уку елында республикакүләм чараларда актив катнашкан Зиннатова Ландышка Рәхмәт хаты тапшырылды.











