Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Альпийская горка"
03.06.2014
Мәктәбебез укытучылары бик бердәм, тырыш һәм иҗади. Бакчаны чәчәкләргә күмү идеясе белән янып, бүген кичке сәгать 7 дә кабат мәктәпкә җыелыштык.Бик тырышып эшләп, үзебезнең "альпийская горка" бызны булдырдык.
-
Лагерь сменасын ачу тантанасы. 02.06.2014

<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 16pt;="" line-height:="" 115%;"="">Бүген дә балалар шау- гөр килеп лагерьга җыйналдылар. “Мишә” ял һәм саләмәтләндерү лагерында ял итүчеләр өчен табигать бүген дә бик матур җәйге, кояшлы көн бүләк итте. Көндәгечә режим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм аш булды. Фельдшер Резедә апа гигиена кагыйдәләрен кабат исебезгә төшереп, безнең чисталыгыбызны тикшерде, үлчәде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әхмәтҗанова Гәүһәрия һәм Галиева Тәгъзимә катнашында “Сәламәтлегең - үз кулыңда” дигән темага чара уздырылды. Икенче ашаудан сон, “Исәнме, җәй!”- лагерны ачу тантанасы булды. Көндезге аштан сон, “Сәлам юллыйм” дип исемләнгән уен уйнадык. Көнгә нәтиҗә ясап, һәммәбез дә канәгәть булып өйләребезгә таралыштык.
-
Исәнме, җәй?
01.06.2014
Бүген мәктәбебездә берьюлы ике лагерь эшли башлады: "Мишә" һәм " Дулкын". " Мишә" лагерында башлангыч сыйныф укучылары ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгытса, "Дулкын" лагерына йөрүче балалар ялларын хезмәт белән бәйләп алып бара.
-
Әти-әнилар җыелышы.
29.05.2014
20 майдан 26 июньгә кадәр Республика буенча " Наркотикларсыз тормыш" дигән акция үтә.Шул уңайдан үткәрелгән әти-әниләр җыелышында прокурор ярдәмчесе Фәйзетдинова Энҗе Тәлгатовна, Саба үзәк хастаханәсе врач-наркологы Хабибуллин Фәрит Наилович һәм участок инспекторы наркотикларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аларга каршы профилактик чаралар турында биик эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
-
Экскурсия 2
28.05.2014
Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт ясадылар.
-
Соңгы кыңгырау. 24.05.2014

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Кайчан гына бу көн бик еракта иде,
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан,
Китмәс өчен кереп уелды.
Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт, - диләр 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар.
-
Газетаның соңгы номеры. 22.05.2014

11 нче сыйныф укучылары үзләренең балачакларын, мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгаларны хәтерләрендә яңартып "Әй күңелле балачак" дип исемләнгән күләмле газета чыгардылар.
-
Җиңү безнең якта! 21.05.2014

"Кожаный мяч" дип исемләнгән футбол ярышында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары һәм Мишәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бер команда булып катнаштылар.Малайлар командасы II урын, кызлар командасы I урын яуладылар. Җитәкчеләре Фазылов Илнур Илсурович
-
Спартакиада
20.05.2014
Бүген мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән спартакиада да катнаштылар. 10 нчы сыйныф укучысы Сәйфуллин Ранил 100 м га йөгерү буенча II урынга лаек булды. Ранилне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Котлау.
20.05.2014
Бүген район күләмендә Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче укучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Мәктәбебез укучылары Балтачова Зөлфия, Шәймуллина Ләйсән, Каримова Рәзинә, Әхмәтҗанова Айсинәләр бу тантанада катнашып дипломнар, премияләр алып кайттылар.











